Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре агымдагы ел башыннан 33,1 литр алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз әйләнештән алганнар.
(Тәтеш, 20 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
– 2022 елның 9 аенда “Физик затларга алкогольле һәм спирт кушылган азык-төлек продукциясен законсыз сату” маддәсе буенча административ хокук бозулар турында алты беркетмә төзелде, – дип хәбәр итә Тәтеш районының эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре.
“Тикшерү өчен сатып алу” оператив-эзләү чаралары кысаларында өйдә җитештерелгән спиртлы продукцияне сату белән шөгыльләнүче гражданнар (өстәвенә ирләр дә, хатын-кызлар да) ачыкланды. Аңарга документлары юк, әлбәттә.
Нет комментариев