Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Аның өчен урак өсте – кызу эш вакыты

Район газетасы хәбәрчеләре “Новая Заря” һәм “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.

(Тәтеш, 13 август, “Тәтеш таңнары”).

Александр Тихонов авыл хуҗалыгында 25 елга якын эш­ли, соңгы елларда “Маяк” хуҗа­лыгында хезмәт куя.
– Авыл хуҗалыгында беренче эш тәҗрибәм – чәчкечтә. Техникумда укыганнан соң, Ямбакты авылында колхозда практикада булдым, – дип искә ала Александр Владимирович.

Бүген ул басуда эшләми, әмма урып-җыю чоры аның өчен – кызу эш вакыты, чөнки ул ындыр табагында, складларда, заправкада эшли, ашлыкны сортларга аера, орлык сала. Кыскасы, универсаль “солдат”.

Кызу чорда аның эш көне  иртәнге алтынчы яртыдан башлап кичке 10га кадәр дәвам итсә дә, авыл хуҗалыгында эшләү 
аңа ошый. Александр Владимирович нинди дә булса башка өлкәдә үзен күз алдына да китерә алмый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X