Архив документларында – үткәннәр
Шәһәрле Милица Иванова районыбызның һәм аның халкының тарихын өйрәнүгә күп вакытын һәм көчен сарыф итә.
(Тәтеш,10 июнь, “Тәтеш таңнары”).
Аңа архив документлары ярдәмендә хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе Иван Коробовның язмышын белү насыйп булган.

Иван Евдокимович 1890 елның 4 мартында Рязань губернасында, Валищево авылында туган. Бер кыш чиркәү-мәхәллә мәктәбендә укыган. Кияргә киемнәре булмау сәбәпле, укуын дәвам итә алмаган.
Унике яшендә ялланып эшли башлаган, җәмәгать һәм алпавыт көтүен көткән, батрак булып эшләгән. Аннары Мәскәүгә киткән, “Кара эшчеләргә Вознесенский мануфактурасы” фабрикасында эшләгән.
1914 елның августында хәрби хезмәткә алынган. 1916 ел азагында Германия фронтында Оренбург пехота полкында патша армиясенең начар тукландыруына каршы баш күтәрүдә катнашкан. Моның өчен ул отпусктан мәхрүм ителгән, ә гаиләсен Себергә сөргәннәр, әмма хөкем карары февраль революциясе белән бәйле рәвештә гамәлгә ашмый калган. Ул 1917 елның июнендә Ульяновски шәһәрендә булган.
Октябрь революциясе башлангач рота комитеты рәисе булган, 1917 ел ахырында Ульяновски станциясенә йөкләрне саклау буенча тимер юл комиссариаты боерыгы буенча башка урынга җибәрелгән. Аннары Майна-Мәскәү станциясенең тимер юл милициясе милиционеры итеп күчерелгән.
Бөгелмә станциясенең тимер юл милициясе начальнигы, Ютазының “Икмәк продуктлары” әзерләү пункты мөдире, Бөгелмә кантонының “Иген кооперативы” инспекторы, Ютазы районының “Икмәк кооперативы” идарәсе рәисе, Бөгелмәнең икмәк оешмасы идарәсе рәисе, Алабугада “Союз плодоовощ” районара конторасы идарәчесе, Алабуга районы Татар Чаллысы авылының “Память Ильича” колхозы рәисе, Татарстан АССРның Минзәлә районы буенча райуполнаркомзаг булып эшләгән. 1940 елның 1 июлендә ТАССРның Тәтеш районы буенча СССР райуполнаркомзагына күчерелгән. 1942 елның 31 гыйнварыннан ул хезмәт ияләре депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайланган. Иван Евдокимович бу вазифада 1943 елның 13 апреленә кадәр эшләгән.
Иван Евдокимович 1962 елның 21 мартында ТАССРның Нурлат шәһәрендә вафат булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев