Ашыгыч ярдәм – кеше гомерен коткарырга ашыга
Җәмгыять

Ашыгыч ярдәм – кеше гомерен коткарырга ашыга

Тәтеш үзәк район хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көннең һәм төннең теләсә кайсы вакытында, хәтта безнең районның иң ерак почмакларына, аларны көтеп торучылар, аларга өмет баглаучылар янына юл тота.

(Тәтеш, 27 апрель, “Тәтеш таңнары”).

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренең эшчәнлеге көн тәртибенә карамый, алар сменага бары тик график буенча – иртәнге сәгать 8гә генә киләләр. Ә менә төшке аш яки билгеләнгән сәгатьтә өйгә кайтып китү һәрвакытта да тиешенчә туры килми. 

Без Тәтеш үзәк район хаста­ха­нә­сенең ашыгыч медицина ярдәме бүлегендә. Сменада ике бригада: фельдшерлар Кадрия Шәйдуллова белән Любовь Михеева, шоферлар Руслан Измайлов (фотода сулда) һәм Сергей ­Тингляков. 

– Баш миенең кан әйләнеше кискен бозылу белән бәйле чирләүчеләр – чакыру урынын­нан турыдан-туры беренчел кан тамырлары үзәгенә, юл-транс­порт һәлакәте урыныннан  Буа үзәк район хастаханәсенең трав­матология үзәгенә илтеп җит­керелә, – дип сөйли ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең өлкән фельдшеры Руслан Сәфәров (фотода – уртада). – РКТ узу өчен ашыгыч һәм планлы чакырулар бар. Мөрәҗәгатьләр еш кына коронавирус инфекциясе, йөрәк-кан тамырлары авырулары, хроник чирләрнең кискенләшүе белән бәйле. Әгәр элек ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе 65 яшьтән өлкәнрәкләр булган булса, безнең пациентлар арасында бүгенге көндә яшьләр дә күп.  

Руслан Валерьевич әйтүенчә, бер минут эчендә биш мөрәҗәгать кабул иткән чаклары да була икән. Өстәвенә, алар эш көннәренә караганда, бәйрәм көннәрендә күбрәк.

Ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары алдында көн саен җиңел булмаган бурыч тора: пациентның алдагы язмышын нәкъ тә алар хәл итә – аны өйдә калдыру яки хастаханәгә илтү, һәм хәтта берничә секунд тоткарлану да кешенең гомерен саклап кала алмауга китерергә мөмкин.
Коронавирус пандемиясе вакытында медицина хезмәт­кәр­ләренең, шул исәптән ашыгыч ярдәм белгечләренең хезмәт кие­ренкелеге берничә тапкырга артты.

Аларга нинди шартларда эшләргә туры килүен күз алдына китерүе дә читен…
Кадрия Шәйдуллова (фотода уңда) башкалардан күбрәк хезмәт куючы фельдшер. Ул чакырудан кайтты гына, пациентны поликлиникага алып килде, кыскасы, аны табиб кулына тапшырды.

Медицинада ул 1978 елдан бирле эшли, медицина училищесын тәмамлаганнан соң бер ел Зур Әтрәчтә фельдшер булган, аннары берникадәр Тәтеш үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегендә эшләгән, һәм менә 42 ел инде ашыгыч медицина ярдәме бүлегендә хезмәт куя. 

– Эшләве җиңел түгел, шулай да кешеләргә ярдәм итү миңа ошый. Барлык авырулар да һәрчак күз алдында, һәр чакыру – аерым бер төрле. Безгә пациентларның өйләренә генә түгел, аларны Казандагы һәм Буадагы медицина учреждениеләренә дә озата барырга туры килә. Хәзер һәр торак пунктка кадәр юллар бар. Ә элек хәтта шәһәрдә дә һәр йортка кереп булырлык түгел иде. Тәтешнең Гагарин урамында бер хатын-кызның өйдә бала табуын хәтерлим әле. Чакыру буенча киттем, машина асфальт юл беткән урында калды, ә кирәкле йортка кадәр пычрактан җәяүләп барырга туры килде, – дип сөйли Кадрия Йосыф кызы.

Үзенең хезмәт эшчәнлеге елларында аның документлар белән эшләү күләме арткан: элек бер журнал тутырганнар, хәзер мәгълүматларны компьютерга да кертергә, аны язма рәвештә дә теркәргә, махсус карточканы да тутырырга кирәк. Кадрия Йосыф кызы үз һөнәрен ярата. Башкача була аламы? Чөнки гомеренең күп өлеше эштә уза, өстәвенә, сменасы еш кына бәйрәм һәм ял көннәренә туры килә. Шулай да фельдшер зарланмый, кешеләргә ярдәм итү мөмкинлеге булуы белән бәхетле.

Без аралашкан арада вакыт та сизелми үтеп китә. Һәм кызыл хач төшерелгән машиналар да билгеләнгән адрес буенча ашыгалар, димәк бу, нәкъ тә менә хәзерге вакытта кемгәдер медицина ярдәме кирәк дигән сүз.

 

Ашыгыч медицина ярдәме бүле­гендә 11 фельдшер, 9 шофер эшли;
һәр бригаданың сменасы – 12 сәгать;
агымдагы елның беренче 3 аенда ашыгыч ярдәм Тәтеш районында яшәүчеләргә 2147 тапкыр барган;
диспетчерлар тәүлеккә якынча 25 чакыру кабул итәләр.


Нет комментариев