Авылда яңа кое ясаганнар
Җәмгыять

Авылда яңа кое ясаганнар

Олы Тархан авылының Һади Такташ урамында яңа кое барлыкка килгән.

(Тәтеш, 26 август, “Тәтеш таңнары”, фото Заһирә Шагаева).
 – Без, авыл кешеләре, бу коены ясап куюга бик шатландык, чөнки бире­дәге кое искереп, юкка чыккан иде. Зиратка баручы кешеләр, якыннарының каберлеге өстендәге чә­чәк­ләргә су сибәргә кирәк дип, төп нигезебезгә җәй­лә­рен кайтып торган туга­ныбыз Зәйнәп Ибра­һи­мовага керәләр иде, – дип тәэсирләре белән ур­так­лашты За­һирә Шагаева. – Шуннан соң мин җир­лектәге җы­елыш­лар­­ның бер­сендә бу хакта әйттем һәм кое ясап кую тәкъдимен белдердем. Һәм менә җәен үзара салым акчасына кое ­ясаттылар. 

Заһирә апа әйтүенчә, бу коеның тирә-ягындагы җирне тигезләгәч, Зәйнәп апа анда матур чәчәкләр утыртырга, биредә үзенә бер төрле гүзәллек тә булдырырга ниятли икән. 

– Коены ясап куйгач, урамыбызда матурлык артты, аңа ямь керде, – ди кое каршындагы йортта яшәүче Зәйнәп Ибраһимова. – Бу коены авыл халкыннан җыйган акчага эшләттеләр. Мо­ны җирлек башлыгы Әнсар Мидхәтович Ай­за­туллов башлап йөрде, аңа моның өчен хөрмәтебез зур. Авылыбызда һәркем шатлана шушындый кое булганга. Хәзер кешеләр аңардан рәхәтләнеп су алалар. Җәен читтән кайтучылар да, якыннары­ның каберлекләрендәге үсен­теләргә су сибәргә йөрүчеләр дә, өзелеп тормый кое яныннан. Ул озак еллар халыкны үзенең суы белән шатландырып торыр дигән өметтә ­калабыз.   


колодец

Нет комментариев