Бәйрәм могҗиза бүләк итсен
Җәмгыять

Бәйрәм могҗиза бүләк итсен

Районның төп чыршысында якты утлар балкыды.

Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда узган күмәк яңа ел чарасына балалар һәм олылар да күп килгән иде. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов үзенең чыгышында һәркемне якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, тәтешлеләргә җылы очрашулар, күңелле сюрпризлар, сәламәтлек һәм бәхет теләде. 

Әкият персонажлары, төп геройлар Кыш бабай белән Кар кызы катнашындагы күңелле тамаша кунак­ларны яхшылыкның һәрвакытта җиңеп чыгуына, игелекле гамәлләр эшләргә һәм могҗизаларга ышанырга кирәклегенә инандырды. 

Чара кызыклы уеннар, бәйгеләр, Яңа ел җырлары һәм әйлән-бәй­ләннәр белән сизелми дә узып китте. Олылар да, балалар да рух кү­тәренкелеге һәм якты хис-киче­решләр алдылар. 
 


Нет комментариев