Ведомствоара киңәшмәдә гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
(Тәтеш, 10 март, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова).
Түгәрәк өстәл эшендә медицина, мәгариф, социаль яклау, мәдәният, хокук саклау органнары вәкилләре, дин әһелләре, психологлар катнашты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Николаева районда демография торышы, илдәге кебек үк, бик үк яхшы түгел, дип билгеләп үтте. Сабыйлар тууның кимү сәбәпләренең берсе – йөклелекне ясалма өздерү.
– Районыбызда абортка кадәрге консультация 2020 елның ноябреннән эшли башлады. Узган елны хатын-кызлар консультациясенә йөклелекне үз теләкләре белән өздерергә теләүче 14 хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ачыкланганча, аборт ясатуның төп сәбәпләре: гаиләнең кереме җитәрлек булмау, торак шартларының уңайсызлыгы, карьера буенча үсештә тукталу, кредитлар түләү. Психологик ягы булып барыннан да ешрак тора: гаилә парында партнерга ышанмау белән бәйле шәхесара мөнәсәбәтләр, туган балалары белән мөнәсәбәтләр, баланы авырлык белән тудыруга бәйле куркулар, алдагысында баланың физик яктан кимчелекле булып туу тәҗрибәсе. Абортка кадәрге консультация – ул басым ясау һәм үгетләү түгел, ә проблемаларны чишүдә һәм әлеге катлаулы хәлдә мөстәкыйль карар кабул итүдә булышлык күрсәтү, – диде Тәтеш үзәк район хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе психологы Татьяна Матаева.
– Хатын-кызлар консультациясендә исәптә торган һәр йөкле хатын-кыз психологка бара. Районда хәзерге вакытта бала тудыруга җенси өлгерештәге хатын-кызлар ике мең, узган елда 68 бала тудырылды, үзлегеннән килеп чыккан аборт – 25, алар хатын-кызларның теләге булмаган килеш килеп чыкты, хатын-кызларның теләге буенча йөклелекне медицина аркылы өздерү – 15 очрак, – дигән статистиканы китерде үзәк район хастаханәсенең акушер-гинекологы Татьяна Гайнуллина. – Бүгенге көнгә 52 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Балаларга җенси тәрбияне җенси өлгерүгә кадәр үк бирергә кирәк, шулай да була бит, хатын-кыз йөклелекне планлаштырмый, саклана белми һәм бу теләмәгән йөклелеккә, абортка китерә.
Түгәрәк өстәл барышында Инсаф хәзрәт Җәләлетдиновка дини кешеләр белән аралашу вакытында йөклелекне өздерү проблемасы хакында сүз кузгалткан чаклар булганы бармы, дигән сорау бирелде. Ул мондый проблема турында фикер алышучылар белән очрашырга туры килмәде, мондый сөйләшүне хатын-кызлар оят дип саныйлардыр, мөгаен, дип җавап бирде. Дин әһеле әйтүенчә, исламда хатын-кыз өчен йөклелек – ул Аллаһтан бирелгән бүләк, туган сабыйларның яки карындагы нарасыйның гомерен өзү бик начар гамәл. Абортны бары тик ананың гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очракта гына ясатырга мөмкин. Инсаф хәзрәт шулай ук хәзерге дөньяда яшьләргә әдәп-әхлак тәрбиясе бирү кирәклеге турындагы мәсьәләне кузгатты.
Гаиләне, ананы һәм балачакны яклау “Умиление” үзәге психологы Аида Фиогбе үзәкнең хезмәте һәм ТРда “Плюс бер” проектын гамәлгә ашыру, йөклеләргә, ялгыз аналарга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә авыр хәлдә булышлык күрсәтү турында сөйләде.
Район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова билгеләп үткәнчә, яңа гаилә кору сабый туу белән нык бәйле, 2022 елда Тәтеш районында туу турында 71 акт теркәлгән. 17 хатын-кыз күп балалы ана булган, олы яшьтәге аналарның исәбе арту күзәтелә. Шунысы игътибарга лаек, узган ел белән чагыштырганда гаиләләрдә икенче, өченче һәм аннан күбрәк бала туу саны арткан.
– Балаларны тәрбияләүдә нәкъ тә ата-аналар җаваплылык йөртә, – дип белдерә Лариса Михайловна. – Әгәр гражданнар никахларын өзәргә теләсәләр, без гаиләне саклап калу буенча аерым бер эш уздырабыз. Мисалга, узган елны алты пар аерылышу турында гариза бирде, шулардан дүрт гаилә саклап калынды, һәм моңарда безнең хезмәт өлешебез дә бар.
Районның ата-аналар советы рәисе Руслан Сәфәров иртә йөклелекне профилактикалау өчен балалар, кызлар һәм малайлар белән җенси яктан өлгереп җиткәнчегә кадәр үк эшләр алып барырга кирәклеген белдерде.
Түгәрәк өстәлдә катнашучылар кызыксынган ведомстволар һәм ата-аналар белән үзара ярдәмләшеп эшләү, гаиләне ныгыту һәм саклау, репродуктив сәламәтлеккә һәм гаилә кыйммәтләренең традицияләрен саклауга карата җаваплылык булдыру буенча үзара хезмәттәшлек зарурилыгын билгеләп үттеләр.
Нет комментариев