Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкчылар – авыр, ләкин романтик һөнәргә ия кешеләр

Шәһәребез тарихы балыкчылык кәсебе белән тыгыз бәйләнгән һәм һөнәри көн алдыннан без укучыларга Тәтешнең танылган балык заводы турында искә төшерәбез.

(Тәтеш, 10 июль, “Тәтеш таңнары”). 

Ул 1929 елда оешкан. Завод җирләре – Иделнең уң як яры буенча Сөйки кичүеннән алып Бессоновога кадәр, ә сул як буенча Кабан утравыннан алып Утка – Майна елгасына кадәр җәелгән. 1937 елда барлык шәхси артельләрне дә дәүләт предприятиесенә берләштергәннәр. Ә 1953 елда “Красная гора” колхозы һәм кармак белән мөстәкыйль рәвештә балык тоткан  балыкчылар базасында Гослов предприятиесе төзелгән. Нәселдән килгән балыкчы Иван Яковлевич Никитин шундый производствоның беренче оештыручысы булган. Өч елдан соң, Куйбышев сусак­лагычы төзелгәч, һөнәрчелек районнары киңәйгән. Балык заводы балык эшкәртү, җитештерү барышын механикалаштыру белән шөгыльләнә башлаган.    

70-80нче елларда балык заводы өчен уңышлы еллар булган. Унынчы бишьеллык башланганчыга кадәр 3 ел рәттән завод хезмәтчәннәре КПСС РКның күчмә Байрагын алуга ирешкәннәр. Эшчәннәр турында газеталарда язганнар. Директор – РСФСРның атказанган балык хуҗалыгы хезмәткәре Александр Матаев коллектив нәтиҗәле һәм бердәм эшләсен өчен бөтен көчен куйган. Алдынгыларның фамилияләрен: Вячеслав Трофимов, Михаил Тенилин, Елена Добрынина, Анатолий Зубрилин, Галина Храмова, Аверь­ян Роткин, Анна Радушина, Ольга Фирсованы һәм башка күпләрне бөтен кешеләр дә белгән.

1989 ел рекордлы булган. 670 тонна балык тотканнар. Җәен, чөгә, чуртан, судак – болар кыйммәтле балык токымнары, алар балык тотуның 60 процентын тәшкил иткән. Калганы корбан, синец, тәлпияк, чабак, кәлчәк балыклары булган. Вакыт Иделебездәге су кебек бик тиз ага. Данлы балыкчыларның хезмәте – үз якларына гашыйк булган тәтешлеләрнең күркәм традициясе!
(Материал “Есть на Волге городок...” китабыннан алынды)  

фотоны Александр ЗИНОВЬЕВ тәкъдим итте

12+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев