Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башкару производствосы буенча нинди нигездә акча тотып калынуы турында аңлатсагыз иде

Тәтеш районы прокуратурасы аңлата:

– “Башкару производствосы турында”гы (алга таба – № 229-ФЗ Законы) Федераль законның (№ 229-ФЗ, 02.10.2007 елдан) 68нче маддәсенең 3нче өлеше 2нче пункты нигезендә, әҗәтледән хезмәт, гражданлык-хокукый яки социаль-хокукый мөнәсәбәтләр рәвешендә вакытлыча түләүләрне алуга мөрәҗәгатьләр, башкалардан тыш, мәҗбүри башкару чарасы булып тора.


Башкару документын үтәгән вакытта (берничә башкару документлары) № 229-ФЗ, Законның 99нчы маддәсе 2нче өлеше буенча, әҗәтле гражданинның хезмәт хакыннан һәм башка керемнәреннән илле проценттан да күбрәк тотылмаска мөмкин. Акчаны тотып калу башкару документы таләпләрендә күрсәтелгәнне тулысынча күләмдә тотып калганчыга кадәр башкарыла.


“Иминият пенсияләре турында”гы Федераль Законның (№ 400-ФЗ, 28.12.2013 елдан) 29нчы маддәсе буенча башкару документлары нигезендә, иминият пенсиясеннән 50 проценттан да артык тотылмас­ка мөмкин, ә Россия Федерациясе Законы белән билгеләнгән очракларда иминият пенсиясенең, иминият пенсиясенә беркетелгән түләүләрне (иминият пенсиясенә беркетелгән түләүләрнең арту исәбе белән) 70 проценттан да арттырмыйча тотып калу мөмкинлеге каралган.


Әлеге Федераль законның 98нче маддәсе 1нче өлешендә каралганча, суд актларын мәҗбүри башкару тәртибендә әҗәтле гражданинның сакланырга тиешле пенсия акчасын тотып калуга мөрәҗәгать булган очракларда, закон пенсиянең минималь күләмдә булуын ачыктан-ачык карамый.
Моннан тыш, “Башкару производствосы турында”гы Федераль законның 70нче маддәсе 5нче өлешендәге кушымталар (№ 12-ФЗ, 21.02.2019 елдан Федераль закон редакциясендә) нигезендә, әҗәтленең счетларына хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы банк яки башка кредит оешмасы акча тотып калу турындагы башкару документында булганнарны яки суд приставы-башкаручы карарларының таләпләрен үтәгән вакытта Федераль законда күрсәтелгән 99нчы һәм 101нче маддәләрдә каралган таләпләрне игътибарга ала.
Ни аяныч, пенсионерның башка бернинди дә керем чыганагына ия булмаган һәм мөрәҗәгатьтән соң алынган пенсиянең бер өлешенә тиешенчә яши алмаган күренешләр дә очрый. 
Бу очракта № 229-ФЗ Законы гражданин өчен суд актын (башка орган яки вазифаи затның акты) башкаруны, шулай ук судта аның башкару алымын һәм тәртибен үзгәртү турында кичектерү яки ваклап түләү билгеләү турындагы гариза белән мөрәҗәгать итү хокукын күз уңында тота.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X