Кече Шәмәк башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе – балалар бакчасы территориясенә эшкуарлар, “Тормыш әлифбасы” (“Азбука жизни”) АНО вәкилләре тарафыннан заманча спорт-уен мәйданчыгы урнаштырылган.

“Тормыш әлифбасы” автоном коммерцияле булмаган оешма куйган максатларның берсе – гражданнарга социаль булышлык һәм яклау, шулай ук мәгариф, агарту һәм шундый эшчәнлек өлкәләренә ярдәм күрсәтү.
Кече Шәмәк авылында балалар мәйданчыгы урнаштыру проекты өстендә ун эшкуардан торган команда эшләгән, өстәвенә Татарстаннан гына түгел, Мурманск, Уфа, Тольяттидан да.
– Безнең максат – авылда, аз комплектлы мәктәптә балаларның үсеше һәм белем алуы өчен шартлар тудыру. Торак пункт һәм учреждение очраклы рәвештә сайланды, бөтен ил балалары – безнең уртак киләчәгебез. Моннан тыш, без башкаларга ярдәм итеп, үзебезнең дә үсеш алуыбызга инанабыз. Әйе, мәктәп җитәрлек финанслана, әмма нәрсәне дә булса яхшырак итү мөмкинлеге һәрвакытта да бар. Авылда шартлар һәм мөмкинлекләр шәһәрдәге кебек булсын иде. Игелекле гамәлләр эшләү җиңел һәм күңелле. Безнең үрнәк башка эшкуарлар өчен дә илһам чыганагы булыр, дип өметләнәбез, – дип уртаклашты проектны тормышка ашыруда актив катнашучыларның берсе Ульяна Зайцева.
Кыз, бөтен ил эшкуарлары ярдәме белән бүгенге көндә спорт мәктәбе, “Робототехника” берләшмәсе, балалар мәйданчыгы һәм Татарстанның башка торак пунктларында җайланмалар сатып алынды, дип билгеләп үтте.
Кече Шәмәктә яшәүче Любовь Ганькина уртаклашканча, аның ике улы һәм авылдагы башка балалар күңел ачу өчен ясалган заманча мәйданчыкның өстенлекләрен бәяләгәннәр инде.
– Безгә шундый матур мәйданчык бүләк итүләренә бик шатланабыз. Ул һичшиксез безнең балаларны үзенә җәлеп итә торган урынга әйләнәчәк, – диде Любовь Ганькина.
Нет комментариев