Бастырылмый калган әңгәмә
Җәмгыять

Бастырылмый калган әңгәмә

Матбугат ветераны Рәшит Гафуров редакциябезнең еш кунагы иде, ул безгә узып барышлый да, үзенең яшелчә бакчасындагы мул уңышы белән бүлешергә дә керә иде. Ул 25 елдан артык авыл хуҗалыгы тармагында эшләгәнлектән, лаек­лы ялга чыккач та, үзенең бөтен осталыгын, тәҗрибәсен яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерүгә ­юнәлтте.

фото: Архив/Авангард

Быел безнең газетага 105 ел тула. Шуңа бәйле рәвештә мин апрель аенда безнең архив өчен Рәшит Хәсәновичка редакциядә эшләгән еллары турындагы хатирәләре белән уртаклашырга тәкъдим иттем. Ул редакция бусагасын һәрвакыттагыча елмаеп атлап керә, һәрбер хезмәткәр белән исәнләшеп чыга иде. Ул гомумән киң күңелле кеше булды. Пенсиядә чакта да безнең теләсә нинди инициативаны хуп­лады: газета юбилее уңаеннан пихта үсентеләре утырту яки ветераннар белән очрашу ­булсынмы.  

Рәшит Хәсәновичның ре­дак­циядә эшләве турында сөйләгән язмасы минем диктофонда калды. Ике көн элек мин аны тыңларга һәм бастырылмый калган хатирәләрне укучылар белән уртаклашырга булдым:  

“Редакциягә килгәчтен чал чәчләрем “барлыкка килү туктады” дип шаярта идем мин еш кына. Бездә коллектив дус булды, бер-беребезгә ярдәм иттек. Журналист ничек кенә талантлы булмасын, ул берүзе генә берни дә эшли алмый, дип саныйм. Бәйрәмнәрне бергәләп билгеләп үттек, Татарстан Матбугаты көне – һәрчак табигатьтә үткәрелде. Коллективны ялдан да яхшырак тагын бернәрсә дә берләштерә алмый.     

Мин күбесенчә авыл хуҗа­лы­гы, авыл эшчәннәре турында яздым. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе зур яр­дәм күрсәтте, редакция ма­шина­сының багында бензин булмаганда, хәтта транспорт та бүлеп бирделәр. 

Авыл кешеләре – аерым бер төрле. Йортларына кергәч, алар бүләкләр белән бергә яткан безнең газетадан кисеп алынган язмалар куелган папкаларын чыгаралар. Аны алар, бүләкләр кебек, кадерләп ­саклыйлар. 

Жуковога баруымны хәтер­лим. Андагы фермада пенсионер терлекче, хатын-кыз эшли иде. Аның карамагында кырык үгез бар иде. Аның белән без ферма бинасына кердек. Шул вакытта бер үгез чыгып, үз юлындагы бөтен нәрсәне вата-җимерә безнең якка таба йөгереп килә башлады. Ә бу дүрт йөз килограммлы туш! Мин, ир-ат, куркып калдым. Ә минем юлдашым курыкмады, үгез янына барып, аның белән “Мишка, Мишка”, дип сөйләшә башлады. Шулай тынычландырды да.    

Авыл кешеләренең күп­челе­ге акча хакына түгел, күңелләре яратканга эшли. Шуңа күрә мин дә алар турында язарга яраттым. Редакциядә биш ел эшләгәннән соң, “Авыл, синең кешеләрең” республика конкурсының “Алгы планда авыл кешеләре” но­минациясендә бүләк алуыма бик шатмын. 

Хәтта компьютерлар барлыкка килгәч тә, язмаларны кулдан яздым. Авылга көндезен барам, төнлә белән язам, ә иртәсен мәкалә әзер була иде. Машинистка Ольга Безроднова аны басты. Ә мин шулай итеп компьютерда басарга өйрәнмәдем.  

Саша Бибин белән газе­таның 85 еллыгына ничек итеп җиһаз җыюыбызны хәтерлим. Моны тиз арада эшләргә кирәк иде, шуңа күрә редакциядә хәтта төн дә кундык. Шул елны, газе­таның барлык тарихында бердәнбер тапкыр, юбилейга багышланган саны төсле рәвештә чыкты. Ә без редакциянең иске бинасы каршына чыршылар һәм миләшләр утырттык” .    

Шуның белән диктофонда язма өзелә. Рәшит Хәсәнович хатирәләре белән уртаклашыр өчен редакциягә тагын бер кереп чыгарга тиеш иде. Ул килде, безне үзенең яшелчә бакчасында үстергән карбызы белән сыйлады. Ләкин редакциядә эшләгән еллары турында сөй­ләүне дәвам итүне без кичектереп килдек. Ул чагында безнең коллективтан беркем дә апрельдә язылган хатирәләр соңгысы булачагын белмәде...

Тәтеш районы башлыгы Рәмис ­Сафиуллов:
– Рәшит Хәсәнович Тәтеш җирен чын күңелдән яратты. Озак еллар районның агросәнәгать комплексында эшләде. Карл Маркс исемендәге колхозда баш агроном булып эшләгәндә, хуҗалык алдынгыларның берсе булды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә эшләгәндә, Рәшит Хәсәнович төрле өлкә белгечләре белән тәҗрибәсен уртаклашты, чөнки ­игенчелекне дә, терлекчелекне дә бер үк дәрәҗәдә яхшы белә иде.
Хезмәт эшчәнлегенең соңгы елларын Рәшит Хәсәнович журналистикага багышлады: ул укучыларны үзенең таланты һәм мәкалә геройларына карата аерым яратуы белән тәэсирләндереп, “Авангард” газетасы корреспонденты ­булып ун ел эшләде. 


Нет комментариев