Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Җәмгыять

Бер минутны да югалтмыйча эшлиләр

Район газетасы хәбәрчеләре “Новая Заря” һәм “Нива” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар.

(Тәтеш, 13 август, “Тәтеш таңнары”).

“Маяк” авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларының берсенә килгәч, без анда берьюлы өч комбайнны күрдек. Биредә көзге бодайны урып-җыю эшләре бара.
Оператив һәм өзлексез эшләү өчен берьюлы алты механизатор басуда. Евгений Ефимов һәм Станислав Семенов, Анатолий һәм Николай Канашовлар, Фәрит Сәйфетдинов һәм ­Вадим Авдеев сменалап штурваллар артына утыралар. Ашлык ташуны өч машина тәэмин итә.

Бу команданың иң яшь комбайнчысы – Вадим Авдеев, ул беренче елын эшли.

– Комбайн белән идарә итәргә мине әти өйрәтте, аның эш тәҗрибәсе 30 елдан артык, хәзер ул “Содружество”да эшли, – дип хәбәр итте ул. – Хезмәттәшем белән басуга иртәнге 5тә чыгабыз, әлегә коры, кояшлы, эшлибез. Хезмәт җиңел түгел, тик мин курыкмыйм.

Механизаторлар коман­дасы­ның иң тәҗрибәлесе – Николай Канашов. Ул лаеклы ялда, әмма гадәт буенча урып-җыю вакытында комбайнга утыра.

– Дүртенче сыйныфтан ком­­­­байнчы ярдәмчесе ­булып эшли башладым, безгә, ма­лай­ларга, бик кызык иде. Ис­ке комбайннарның җитеш­терүчәнлеге, әлбәттә, хә­зерге кебек түгел. Элек бункерларда 18 центнер булса, хәзер – 68.

Кырга төшке ашны алып килгән механик Александр Казеев авыл хуҗалыгы пред­прия­тиесендә урып-җыю мәйданы 2000 гектар, нигездә бодай һәм арпа чәчәләр, дип сөйләде. 

Хуҗалык җитәкчесе Алексей Ахтонов шулай ук көнбагыш чәчәбез, быел аның мәйданын 400 гектарга кадәр арттырдык, дип билгеләп үтте.
– Иң мөһиме – уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу, – диде ул. – Бездә ышанычлы кешеләр эшли, быелгы кампаниянең аеруча мөһимлеген аңлап хезмәт куялар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев