Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала.
(Тәтеш, 9 июль, “Тәтеш таңнары”). “Әби кайгыртуы” Бөтенроссия акциясе Донецк һәм Луганск халык республикаларындагы мохтаҗ балаларга һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен оекбашлар, бияләйләр яки башмаклар бәйләргә һәм агымдагы елның 30 августына кадәр аларны Тәтеш районында пенсия фондының клиентлар хезмәте бүлегенә китерергә кирәк, адресы: Тәтеш, Ленин урамы, 48нче йорт.
Россия пенсионерлар Берлегенең ТР буенча Тәтеш җирле бүлекчәсе җитәкчесе Нина Новикова, тәтешлеләр Раиса Ерусланова, Наталья Шәрипова, Наталья Скурихина, РПБның Олы Тормы җирлеге беренчел оешмасы җитәкчесе Маһинур Шәйхетдинова акциядә катнаштылар инде.
Нет комментариев