Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары ветераннарны Җиңү бәйрәме белән котладылар
Укучылар инде таныш булган адреслар буенча бардылар
(Тәтеш, 12 май, “Тәтеш таңнары”). Җиңү көне алдыннан Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар. Аны Бидәңге төп гомуми белем бирү мәктәбе хәбәр итә.
Укучылар инде таныш булган адреслар буенча бардылар. Һәр өлкән кеше өчен алар бәйрәм котлавы, шигырьләр, открыткалар, шулай ук татлы бүләкләр әзерләделәр.
Шулай итеп, безнең мәктәп укучылары ветераннарны өйләренә барып котлады, тылдагы хезмәтләре, бүгенге буын тыныч күк астында яшәү хокукы өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев