Битләребезне саклау мөһим
Шәһәрленең соравына Тәтеш үзәк район хастаханәсенең табиб-йогышлы чирләр белгече Евгений Шихранов җавап бирә:
(Тәтеш, 31 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). “Миңа гәҗиттә “Табиб киңәш итә” дигән яңа рубрика ошады. Мин чәчтараш булып эшлим,
көне буе битлек киям. Аларны гел алыштырып торсам да, тиремдә ялкынсыну, бетчәләр һәм авыз кырыйлары бозылу күзәтелә. Бу сорау белән шулай ук табибка барып булмый. Бәлки гәҗит аша җавап алырмын”, – дип язган тәтешле С. үзенең хәбәрендә.
Шәһәрленең соравына Тәтеш үзәк район хастаханәсенең табиб-йогышлы чирләр белгече Евгений Шихранов җавап бирә:
– Саклану өчен битлекне даими киеп йөрү, аеруча да битлек синтетик материалдан булса, әлбәттә инде ялкынсыну чыганагы булып тора. Сулыш алу нәтиҗәсендә синтетик тукыма асты дымлана, бу бактерияләр үрчүгә йогынты ясый. Алар сыткылар барлыкка китереп чыгара, ә һәрдаим ышкылып йөрү, ялкынсыну чыганагы булып тора. Моны булдырмас өчен бер тапкыр киелә торган битлекләрне 1,5-2 сәгать саен алыштырырга, тукымалысын даими рәвештә яхшылап юарга, кимендә 15 минут дәвамында хәтта кайнатып алырга һәм ике ягын да үтүкләргә кирәк. Битлекне салганнан соң битне антисептик белән кабат эшкәртергә кирәкми, яхшылап юыгыз, тоник белән корытыгыз. Үзегезнең тән тиресенә туры килә торган крем сөртегез. Әгәр якын-тирәдә кешеләр булмаса, битегез кислород белән тулылансын өчен, кайчакларда битлекне төшерергә дә мөмкин. Тән тиресенең сәламәтлеген С витамины яхшырта, зыян килгән күзәнәкләрне торгыза. Күбрәк цитруслылар, җиләк-җимешләр белән тукланыгыз, морслар, компот эчегез. Витаминнар кышын аеруча да мөһим. Аксымнарга, файдалы майларга һәм клетчаткаларга игътибар бирегез. Туклануда, аминокислоталар чыганагы буларак, ит, кош, майлы балык, йомырка, шулпалар булырга тиеш. Яшелчәләр – кабак, кәбестә, яфраклы яшеллек ашагыз. Сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев