Җәмгыять

Борынгы йолаларны һәм җырларны искә төшергәннәр

Районыбызның Бакырчы, Зур Әтрәч һәм башка авылларына Казаннан “Яшьләр өчен Россия халыкларының музыкаль традицияләре” проекты фольклор-этнография экспедициясе вәкилләре килде.

(Тәтеш, 13 июль, “Тәтеш таңнары”). Очрашу барышында авылдагы өлкән кешеләр кунакта һәм туй табынында җырлана торган җырларны, такмакларны, авыл көйләрен башкарды. 

– Казаннан килүчеләргә Бакырчы мәдәният йортында гармунчыбыз Навил Ибраһимов тальянда һәм курайда уйнады, авыл имамы Нияз Җаббаров мөнәҗәтләр көйләде, – диделәр бакырчылар. 

– Экспедиция әгъзаларын авылыбызның “Кызыл миләш” фольклор ансамбле каршылады. Аннары элек-электән авылда сакланып килгән борынгы йолалар һәм гореф-гадәтләр хакындагы мөһим сөйләшү булды. Өлкәннәр үзләренең иҗади хатирәләре белән уртаклаштылар һәм татар халык җырларын башкардылар, бәетләр, мөнәҗәтләр көйләделәр. Кыскасы, алар борынгы йолаларны һәм җырларны искә төшерделәр, – диде авыл китапханәчесе Зөбәрҗәт Хәйруллина.  


Нет комментариев