Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Бөтен авылга белем биргән

    Келәш ­авылы китапханәчесе Гөлфинә Әмерханова хезмәт ­ветераны, педагог Екатерина Тарасова (Козлова) ­турында сөйләде

    (Тәтеш, 29 июнь, “Тәтеш таңнары”). 

    – Екатерина Василь­евна 1920 елның 24 декабрендә Татария АССРның Тәтеш районы Тоншерма авылында туган. Әнисе яшьли вафат булган, әтисе икенче тапкыр өйләнгән, әмма ул да бик яшьли бакыйлыкка күчкән, һәм аның ике кызын да үги ана тәрбияләгән. Балачагы авырлыкта, ачлыкта үткән. 

    Екатерина ­Васильев­на Кошки-Новотимбаево мәк­­­тә­бендә укыган, 1941 ел­ны 10нчы сыйныфны тә­мамлаган. Мәктәптән соң, Тәтештәге педагогия училищесына укырга кергән. Уку белән эшне берләштергән. Шушы ук елны Апас рай­онының Төбәк Черкене авылында җиде еллык мәк­тәптә хезмәт куя башлаган, 1942 елда туган авылындагы мәктәпкә укытучы итеп күчерелгән.  

    1946 елда Кушкуй егете, Бөек Ватан сугышында катнашкан Николай Тарасовка кияүгә чыккан һәм Кушкуй башлангыч мәктәбендә укыта башлаган. 1986 елда лаек­лы ялга чыккан. Бөтен авылга белем биргән, дияргә була.

    Аның килене Клавдия Тарасова болай дип искә төшерде: “Каенанам бик булдыклы хатын-кыз иде. Үзенең ире белән ничек итеп танышуы турында сөйләде. Ул алар авылындагы кыз белән дус булган. Ә бу кыз, сугыш елларында Кушкуй авылы егете белән хат язышкан. Николай үзенең бер хатында әлеге кызга: “Мин яраландым. Германиягә кадәр барып җиттем. Баш бармагымны өздердем, бөтен җирем сынган. Яраланып беткән, кулсыз кешегә кияүгә чыгарга син риза булыр идеңме?” – дип язган. Ә кыз җавап хатын­да үзенә кулы булмаган ир кирәкми дигән. Каенанам ахирәтеннән әлеге егетнең адресын алган да, аңа хат язган. Үзенең аңа кияүгә чыгарга риза булуын әйткән”.

     Николай Иванович сугыштан соң Германиядән бик күп бүләкләр алып кайткан, алар арасында кулдан эшләнгән эскәтер һәм велосипед та булган. Киленнәре Клавдия әлеге эскәтерне әлегә кадәр күз карасыдай сак­лый. Бәйрәмнәрдә аны өстәлләренә җәя. 

    Тарасовлар өч бала тәрбияләп үстергән.    

    Екатерина Васильевна үзенең хезмәт эшчәнлеге өчен күп бүләк­ләргә ия, шуның берсе – “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында күрсәткән фидакяр хезмәт өчен” медале. 
    Ул 2003 елның дека­брендә вафат булган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: