Район аграрийлары туфракны төп эшкәртү эшләрен алып бара.
(Тәтеш, 17 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).
– Көзге туңга сөрү – авыл хуҗалыгы культураларын уңышлы үстерүнең мөһим шарты, ул уңдырышлылыкны арттыруга һәм туфрак торышын яхшыртуга шактый дәрәҗәдә йогынты ясый, – дип ассызыклый районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев. – Туфракны төп эшкәртү – уңдырышлылыкны; көзге, шулай ук кышкы дымны саклап калу хисабына туфракның дымлылыгын һәм тукландырылуын арттыруга тәэсир итә; язгы чәчү эшләрен иртәрәк вакытларда башкару мөмкинлеген бирә; чүп үләннәре үсүне булдырмауны һәм корткычлар, үсемлек авырулары белән көрәшүне тәэмин итә.
Районда пландагы 54 мең гектар мәйданның 15 сентябрьгә 50 процентка якыны эшкәртелде, туфракны тирән эшкәртү 80 процентка якын тәшкил итәргә тиеш. Бүгенге көндә безнең төп бурыч – әлеге мөһим агротехник чараларны үткәрү вакытын тизләтү.
Нет комментариев