Буяганнар, чәчәкләр утыртканнар
Тәтешкә 200 ел урамындагы 1нче йортның кечкенә генә ишегалдын үрнәк дип атарга мөмкин – әлеге йортта яшәүчеләрнең тырышлыгы ярдәмендә биредә матурлык һәм тәртип хөкем сөрә.
(Тәтеш, 18 август, “Тәтеш таңнары”). Тәтешкә 200 ел урамындагы 1нче йортның кечкенә генә ишегалдын үрнәк дип атарга мөмкин – әлеге йортта яшәүчеләрнең тырышлыгы ярдәмендә биредә матурлык һәм тәртип хөкем сөрә.
Йорт буенча җаваплы Наталья Данилова билгеләп үткәнчә, йорт яны территориясен төзекләндерүдә барлык яшәүчеләр дә диярлек катнашкан, һәркем уртак эшкә үз өлешен керткән. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки алар үзләрен бер “гаилә” дип атыйлар бит.
– Без берничә дистә ел бергә. Безнең йортта яшьләрдән Курковлар гаиләсе яши, аларның кечкенә кызлары бар. Алар аның өчен комлык ясадылар, хәзер безгә күрше ишегалларындагы балалар да йөри, – ди Наталья Петровна. – Быел без чәчәкләр утырттык, алгы як рәшәткәләрне буядык, буяуга акчаны “Төньяк” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе бүлеп бирде. Узган ел ул үз хисабына һәр подъезд өчен эскәмияләр ясатты. Куакларны кисүдә катнашкан бездә яшәүче Вера Трифонова, Валя Куркова, Надежда Зорина һәм Шәүкәт Сөләймановны билгеләп үтәсе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев