Тәтеш районында ел саен чәчәкле иң яхшы өй алды бакчасы һәм чәчәк клумбасы, йорт яны территорияләрен үзенчәлекле бизәү бәйгесе уза, аны ТРда Россия пенсионерлар Берлегенең җирле бүлеге оештыра.
Бәйге 2022 елның июненнән алып сентябренә кадәр үткәрелә, анда пенсионерлар катнаша ала. Фотоматериалларны Россия пенсия фондының Тәтеш районындагы клиентлар хезмәтенә флэш-туплагычта китерергә яки 013380-0801@013.pfr.gov.ru электрон сайтына җибәрергә кирәк. Әгәр сорауларыгыз булса, 2-57-69 номеры буенча шалтыратыгыз, – дип уртаклашты ТРда Россия пенсионерлар Берлегенең җирле бүлек рәисе Нина Новикова.
Нет комментариев