Чүп савытына илтеп ташлады...
Җәмгыять

Чүп савытына илтеп ташлады...

Урамдагы чисталык тәрбиядән тора, дип саный шәһәрле Татьяна Змеева.

(Тәтеш, 20 октябрь, “Тәтеш таңнары”). 

  – Минем ике туган сеңелем үзенең ире белән күл янына һәрдаим ял итәргә баралар. Аларның сөйләве буенча, анда кагып ясалган кечерәк шалаш, өстәл, эскәмия бар. Әлеге урында кеше күп була. Табигатькә чыгучылар үзләреннән соң бер өем чүп-чар калдырып китәләр. Һәм сеңелемнең ире һәр барган саен әлеге чүп-чарны капчыкларга җыя, гәрчә ул абруйга ия бизнесмен булса да. Чүп-чар салынган капчыкны ул машинасына куеп кайта да, чүплек савытына ыргыта, – дип яза Татьяна Змеева. – Бервакыт балалар мәйданчыгында ял иткәндә гыйбрәтле күренешкә тап булдым. Кечкенә сабый уйный-уйный үз әнисен көтә. Һәм кинәт кенә ул каядыр йөгерде, мин аны әнисен каршыларга чаба дип уйладым. Озак та үтми малай кире килде һәм кабат уйный башлады. Аңардан: “Син кая йөгердең соң?” – дип сорыйм. “Конфет тышын чүп савытына илтеп ташладым”, – дип җавап бирде ул. Ә сабыйга нибары ике яшь ярым гына! Үзенең чүп-чарын аяк астына яки кайда очрады шунда ташлап китүчеләргә, аеруча да стадион трибунасында утыручыларга, менә нинди үрнәк. “Урам җыештыручылар алсыннар”, – дигән сүзләрне дә ишетергә туры килә хәтта. Гаиләдә чүп-чарга, пычракка ничек карасалар, кайберәүләр урамда да шулай эшлиләр. Чисталык һәм уңайлылык безнең үзебездән тора.

фото: архив/Авангард   


благоустройство

Нет комментариев