Аңлата Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре.
(Тәтеш, 30 апрель, “Тәтеш таңнары”).
– Мин ни рәвешле административ ял ала алам? – дип сорый шәһәрле Алсу И.
– 14 яшькә кадәрге баласы булган, 14 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк баласы булган яки 18 яшькә кадәрге инвалид баласы булган ялгыз ата-ана хезмәт хакы сакланмаган килеш отпускка китү хокукына ия, – дип аңлата Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре, – тик мондый мөмкинлек күмәк хезмәт килешүендә күрсәтелергә тиеш. Гражданнар һәм муниципаль хезмәткәрләр гаилә хәле һәм башка җитди сәбәпләр аркасында үз хисабына ял алырга хокуклы. Хезмәт хакы сакланмаган килеш ялның иң күп вакыты закон тарафыннан чикләнми: аны берничә сәгатьтән алып берничә көнгә, айга яки хәтта елга кадәр бирә алалар (РФ ХК 128нче маддәсе). Аны рәсмиләштерү өчен гариза һәм боерык язарга кирәк. Эш бирүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларга; картлык буенча пенсиядә килеш эшләүчеләргә; хәрби хезмәткәрләрнең һәм дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең ата-аналарына һәм хатыннарына; хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган яки үлгән хезмәткәрләргә; эшләүче инвалидларга; эшчеләргә; бала туган, никах теркәгән, якын туганнарының үлеменә һәм башка шундый очраклар булган хезмәткәрләргә хезмәт хакы сакланмаган килеш отпуск бирүне кире кага алмый.
Эш бирүче, хезмәткәрнең язма гаризасы нигезендә, хезмәт хакы сакланмаган килеш отпуск бирергә тиеш:
Бөек Ватан сугышында катнашучыларга – елына 35 календарь көн;
картлык буенча пенсиядә килеш эшләүчеләргә (яшь буенча) – 14 календарь көнгә кадәр;
хәрби хезмәткәрләрнең ата-аналарына һәм хатыннарына (ирләренә), эчке эшләр органнары, янгынга каршы федераль хезмәт, таможня органнары хезмәткәрләре, җинаять-башкарма системалар учреждениеләре һәм органнары, мәҗбүри башкару органнары хезмәткәрләренә, хәрби хезмәт (хезмәт) вазифаларын үтәгәндә яраланучыларга, һәлак булучыларга, контузия яки имгәнү алучыларга, яисә хәрби хезмәт (служба) узу белән бәйле авыручыларга – 14 календарь көнгә кадәр;
эшләүче инвалидларга – 60 календарь көнгә кадәр; баласы туган, никахларын теркәүче хезмәткәрләргә, якын туганнары вафат булган очракларда – биш календарь көнгә кадәр;
әлеге Кодекста, башка федераль законнарда яисә күмәк килешүдә каралган башка очракларда коллектив килешүендәгечә.
Нет комментариев