Эшләр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар
Газета хәбәрчеләребез районның һәм республиканың алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе – “Колос”та булдылар.
(Тәтеш, 17 август, “Тәтеш таңнары”).
Жуковода безне каршы алган авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе урынбасары Ранис Мәүлиханов урып-җыю эшләренең тиешле темпта баруын, уңышның сөендерүен, урып-җыю кампаниясендә катнашкан барлык хезмәткәрләрнең дә эшкә аеруча җаваплы каравын билгеләп үтте.
Авыл хуҗалыгы техникумында механикка укыган абыйсы Алексей һәм туган җирендә 40 елга якын эшләгән бертуганнарның әтисе Василий Алексеевич кебек ул да комбайнчылар нәселен дәвам итә.
– Ул кабинасыз комбайннарда ничек эшләве турында сөйләде, – ди Алексей. – бер тапкыр минем яныма яңа комбайнны карарга дип килде, техниканың шундый үсеш алуына ул бик нык гаҗәпләнде, ә минем янга кабинага утыргач, сүзсез калды дисәм дә була, чөнки барысы да компьютерлаштырылган. Бүгенге комбайнчыларның шундый акыллы, югары җитештерүчәнлекле техника белән идарә итүенә ул бик шат, әлбәттә. “Мондый эштә әллә ни хезмәт куярга да кирәкми”, – дип көлә ул.
Альберт “Колос”та 18 ел хезмәт куя һәм механизатор һөнәрен сайлап, ата-бабаларының җирендә гаилә коруына бер дә үкенми. Авыл хуҗалыгы техникумында укыганда ук, туганы Рафыйк Шәйдулловның комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, аны үзенең остазы дип саный. Дипломлы белгеч булгач, Альберт алган белемнәрен практикада куллана башлый, хәзер ул теләсә нинди авыл хуҗалыгы техникасын иярли ала, намуслы хезмәте өчен район һәм республика дәрәҗәсендәге лаеклы бүләкләргә ия.
– Язын тракторда, чәчү комплексында эшлим, – ди ул. – Бөртеклеләрне җыйганда комбайнга утырам, ә шикәр чөгендерен җыярга вакыт җиткәч, чөгендер җыю комбайны белән идарә итәм. Эшем миңа ошый, ял итү өчен дә вакыт бар – хуҗалык җитәкчелеге хезмәттәге яхшы нәтиҗәләр өчен ял йортына юллама бирә.
Комбайнчыларның ничек эшләгәнен карап туймаслык – иген басулары буйлап тигез һәм төгәл баралар, аларның җиде тонналы бункерлары бик тиз тула һәм комбайннар янына басудан мул уңыш алып чыгу өчен ашлык ташучы машиналар ашыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев