Татарстандагы үзмәшгульләргә маркетплейсларда бизнесларын җәелдереп җибәрергә ярдәм итәчәкләр.
“Минем бизнес” үзәге ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән “Кече һәм урта эшкуарлык” илкүләм проекты кысаларында белем бирү модулен гамәлгә ашыра.
– Тәтеш районында үзмәшгуль буларак 1300 дән күбрәк кеше теркәлде, һәм аларның исәбе ай саен артып тора. Үзмәшгуль татарстанлыларга ярдәм итү өчен бездә федераль һәм республика чараларының тулы бер җыелмасы гамәлдә, – дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Храменкова. – Программада катнашу өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платоформасында “Төбәк ярдәм чаралары” бүлегендә тапшырып була.
Белем бирү программасы Россиянең зур онлай-мәйданчыкларына юнәлдерелгән. Катнашучылар белем арттыру модулен тәмамлау турында сертификатлар алачак.
Нет комментариев