Этләрне аулау бара
Җәмгыять

Этләрне аулау бара

Хуҗасыз этләр торак пунктларда яшәүчеләргә ­кайчакларда куркыныч тудыралар.

(Тәтеш, 14 октябрь, “Тәтеш таңнары”). 

Моның белән бәйле, Тәтеш районы хакимияте шәһәрдә һәм район авылларында яшәүчеләргә хәбәр итә: 2022 елның 14 октябреннән 2022 елның 17 октябренә кадәр хуҗасыз, караучысыз һәм ярсу этләргә ау үткәрелә.

– Хуҗасы (яки аны асрау өчен җаваплы башка зат) озатуыннан башка урамда йөргән хайван караучысыз булып таныла. Йорт хайваннары хуҗаларына этләрне алып чыгып йөртү таләпләрен үтәүләрен һәм йорт хайваннарын хуҗасыннан башка чыгарып җибәрмәүләрен үтенәбез, – дип кисәтә районның административ-техник инспекциясе начальнигы Максим Гудков.


отлов собак

Нет комментариев