Гомер – ул ком сәгате кебек...
Җәмгыять

Гомер – ул ком сәгате кебек...

Июль уртасында Бидәңге авылы плотинасында 18 яшьлек егет суга баткан дигән хәбәр бөтен районыбыз халкын тетрәндерде.

(Тәтеш, 20 август, “Тәтеш таңнары”).

Әле генә 11нче сыйныфны тәмамлап, якты хыяллар белән яшәгән Рәзилнең гомере менә шулай өзеләсен әти-әнисе, туганнары һәм якыннары башына да китереп карамагандыр. Шундый матур тормышта күкрәк тутырып саф һаваны сулыйсы, хәтфәдәй чирәмнәрдә йөгерәсе, яратасы һәм яратыласы да бит, тик язмыштан узып 
булмый шул. 

Рәзил турында
Мин килгәндә гаилә башлыгы Рәис Шамил улы капка төбендә кайнаша иде, әйдәгез керегез дигәч, әкрен генә өйгә атладык. Рәзилнең әнисе Миләүшә Мөнип кызы белән апасы Рәзилә мине якын кешеләредәй сабыр гына каршы алдылар.

– Югалттык бит улыбызны, саклап кала алмадык, хәтта сүзләр белән  аңлатып кына да бетереп булмый, – дип сүзен башлады кайгыга баткан әни кеше. – Рәзил бик тыныч, тәрбияле бала булып үсте. Балаларыбызның икесен дә назлап кына тәрбияләргә тырыштык, каты сүз дә әйтмәдек. Рәзил 9нчы сыйныфка кадәр шәһәрдәге 2нче мәктәптә укыды. Мине татар мәктәбенә директор итеп куйгач: “Әни, минем синең белән бергә буласым килә, синең яныңа күчим әле”, – диде. Әлбәттә, каршы килмәдем. Мәктәптә яхшы укыды. Тәнәфес вакытларында керә дә, елмаеп: “Әни, хәлләрең ничек?” яки “Берәр тәмле әйберең юкмы?”, – дип сорый иде. Шундый игътибарлы бала булды. Укудан тыш бадминтон, стендка ату белән дә шөгыльләнде. Стендка ату буенча спорт мастерлыгына кандидат разряды бар. 

Рәзил быел әти-әнисе киңәше буенча энергетика университетына укырга керергә хыялланган, документларын да тапшырып кайткан булганнар. Тик, ни кызганыч, бу инде Рәзилнең тормышка аша алмаслык хыяллары булып кына калган. 

– Гел әтисе кул астында булды: кая тактасын тотышып торды, кая кадагын какты. Ир бала ир бала бит инде, әтисенең зур булышчысы иде. Минем дә кайчак эштән арып, кәефсез кайткан чакларым булгалый, ә мин кайтуга Рәзил өйләрне җыештырып, савыт-сабаларны юып куйган булыр иде. Барлык борчуларым онытыла иде шулвакыт. Бакчадагы чүпкә кадәр утады. Рәхәтләнеп утырып серләшүләрне сагынып искә аласы гына калды. Аллаһы Тәгаләгә күбрәк кирәк булды, ахрысы. Кирәк булмаса, алмаган да булыр иде. Шуның кадәр йөрәгем әрни, әрәм булдың бит, балам, дип үз-үземә кабатлыйм, – ди ­ачынып әни кеше.

Сөйләшүгә Рәзилнең апа­сы Рәзилә дә кушылды: 
– Рәзил белән апалы-­энеле генә түгел, бик якын
дуслар да идек. Сер­лә­ре­­без дә уртак булды. Үпкә­ләшсәк, шунда ук дуслаша да идек. Бик юксынам үзен, әле һаман аның юклыгына ышанып җитеп булмый. 
Фаҗигале көн

– Кайгы-хәсрәт алдын­нан күңел сизенә дип әйтәләр, хәтта бераз гына да сизенмәдем шул. Хәзер генә соңгы көннәрдә аның моңсуырак йөргәнлеген искә төшерәм. “Улым, синең белән барысы да яхшымы”, – дип сорагач: “Әйе, әнәй, барысы да яхшы”, – дип җавап бирә иде. Ул миңа кайвакыт шулай мишәрчә “әнәй” дип эндәште, ә күбрәк яратып “мамуля” дип әйтә иде. 
Рәис абыйның 9 июль көнне туган көне булган, ул изге Корбан гаете белән бергә туры килү сәбәпле, аны бер атнага кичектереп торырга булганнар. 

– Табигатьтә гаиләм, ту­­ганнарым белән ял итә­себез килде, ­отпускам да башланган иде. Урынны да алдан әзерләп куйдык. Берничә җирне карагач, әлеге Би­дәңге плотинасына тукталырга булдык. Күрәчәгебез булган күрәсең. Иртә белән туганнарыбыз  һәм балалар белән бергә җыелып әлеге җиргә ял итәргә киттек. Әйе, көнебез күңелле башланды, рәхәтләнеп ял иттек, сөйләшеп утырдык, кемдер суда коенды, кыскасы, мәш килдек... Төштән соң суда калдырылган өреп тутырылган матрасны дулкын эчкәрәк алып кереп китүен күрдек. Шулчакны  Рәзил: “Хәзер мин аны алып чыгам” – диде дә, суга чумды. “Йөзә аласыңмы, улым?”, – дип тә сорадым әле. “Әйе, әнәй, йөзә беләм”, – диде дә, күз алдында юкка чыкты. Ир-атлар шунда ук суга сикерделәр, үз көчләре белән эзләп карадылар, кемдер МЧСка шалтыратты. Ләкин, су белән көрәштә без көчсез идек. МЧСта килеп җитте, 4ләр тирәсендә югалган баланы, кичке 9лар тирәсендә генә эзләп таптылар. Ул минутларны, ул сәгатьләрне сөйләп аңлатырлык түгел. Бик авыр, бик кыен. Һаман да куркыныч төш күрәм кебек, уянып китәрмен дә, барысы да яхшы булыр шикелле. Мондый кайгыны беркемгә дә күрергә язмасын. Күз яшебез кипсә дә, Рәзил йөрәгебездә мәңгегә калачак, без аны һәрвакыт ягымлы, тырыш бала булып хәтеребездә саклаячакбыз, – ди Миләүшә Мөнип кызы, күз яшен сөртеп.

Халитовлар гаиләсе бе­лән Рәзилнең истәлеккә калган фотоларын, видеоязмаларын караганда, Миләүшә Мөнип кызы Рәзил иҗат иткән шигырьләрне укыды, анда мондый юллар бар: “Теләсә кайсы вакытта кеше китә ала, гомер – ул бүләк, син моны аңла”. 

Әйе, кеше гомере – ул зур бүләк, аңардан да ка­дер­лерәк тагын ни бар икән? Тик, кешеләр бу якты дөньядан иртә китмәсеннәр иде...


Нет комментариев