Грипп – һава-тамчы юлы белән таралучы кискен сулыш юлы вирусы инфекцияләре төркеменә керә.
(Тәтеш, 17 сентябрь, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова).
Тәтеш үзәк район хастаханәсе белгечләре әйтүенчә, чир кискен башлану, бизгәк (38 градус һәм аннан да югарырак температура), гомуми интоксикация һәм сулыш юллары зарарлану белән үзен сиздерә.
– Грипп көчле булган очракта еш кына йөрәк-кан тамырлары системасы, сулыш органнары, үзәк нерв системасы зарарлана. Синусит, бронхит, отит, хроник авыруларның көчәюе һәм кискенләшүе чирдән соң барлыкка килгән киң таралган өзлегүләр булып торалар. Вакцина ясату – грипптан һәм аңардан өзлегүдән саклануның хәзерге вакытта иң нәтиҗәле һәм кулай чарасы булып тора, – дип билгеләп үтә Тәтеш үзәк район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Алмаз Юнысов. –
Прививка 100 процент саклануны гарантияләми, әлбәттә. Шуның белән бергә, ул авыруның көчәюен туктата, аның таралуына һәм өзлегүләр барлыкка килүгә чик куя.
Табиб билгеләп үткәнчә, гриппка каршы прививканы чирнең эпидемиологик таралуы башланганчы ясатырга кирәк. Сентябрь һәм октябрь моның өчен кулай вакытлар булып тора.
фото: архив/Авангард
Нет комментариев