Җәмгыять

Игелек һәм хөрмәт көне

Райондагы авыл җирлекләрендә өлкәннәрне хөрмәтләделәр.

(Тәтеш, 14 октябрь, “Тәтеш таңнары”). 

 “Татарстан” агрофирмасы җитәкчесе Айрат Халитов өлкән буын кешеләренә бәйрәм күчтәнәче өләшкән.
–     Айрат Рәисович үзе биредә эшли башлаганнан бирле бер генә өлкән кешене дә читтә калдырганы булмады. Барысын да тигез күреп, ихтирам йөзеннән һәркайсына он, шикәр комы таратты. Аның безгә, өлкәннәргә, олы хөрмәт күрсәтүе зур ихтирамга лаек. Әле тагын шунысын да әйтеп үтәсем килә, Айрат Халитов янгында зур зыян күргән Гөлнара Чумарина гаиләсенә дә булышлык күрсәтте. Ул бик ярдәмчел җитәкче, – дип хәбәр итте педагогия ветераны Гөлсем  Фәткуллина. 

Байраш авылы җирлеге башлыгы Әсхәт Гобәев мәдәният хезмәткәрләре Ләйсән Ильясова һәм Тәнзилә Йосыпова белән берлектә  “Зирәклек, игелек һәм хөрмәтләү” акциясе уздырганнар. 
Алар авыл өлкәннәрен бәйрәм белән котлаганнар һәм эшкуар Лилия Зәйнуллина әзерләгән азык-төлек җыелмасын тапшырганнар. 

Алабирде авылында Өлкәннәр көне уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре Алсу Шаһиәхмәтова белән китапханәче Чулпан Нигъмәтуллина “Йөрәктән-йөрәккә” дип исемләнгән акция кысаларында Зәйнәп әби Яруллина янына барганнар. Алар шулай ук өлкән яшьтәге үзешчәннәрнең дә күңелләрен күреп, бәйрәм белән котлаганнар. 

Бакырчы авылы җирлеге башкарма комитеты мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Игелек һәм хөрмәт көне”  дигән котлау акциясенә кушылганнар.
–     Бакырчы һәм Үтәмеш авылларындагы өлкәннәргә “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиесе исеменнән күчтәнәч  – он һәм шикәр комы тараттылар. Бик тә шатландык, – дип хәбәр иттеләр авыл кешеләре. 

Олы Тормы авылы мәдрәсәсендә Мәүлид бәйрәме уңаеннан коръән ашы уздырылган.
–     Әлеге  мәҗлескә җыелучылар  ихлас теләкләрен әйтеп, җирлегебезгә, районыбызга җитешлек, барыбызга да саулык-сәламәтлек, муллык, уңышлар, хәерле гомерләр теләп догалар кылдылар, – дип хәбәр итте Олы Тормыдан Миләүшә Салихова. 
Сүз уңаеннан, Кече Әтрәч авылы мәчетендә дә Хәлил Магсумов мәхәллә картлары өчен Мәүлид үткәргән. 
 


Нет комментариев