Эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 2026 елның 1 гыйнварыннан 7,6 процентка артачак.
– Картлык буенча иминият пенсиясе белән бергә инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча иминият пенсияләре дә индексацияләнәчәк.
Индексация Тәтеш районының 6 558 пенсионерына кагылачак, нәтиҗәдә район буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 1 694,73 сумга артачак.
Картлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү күләме 9 584,69 сумны тәшкил итәчәк, бер пенсия коэффициенты – 156,76 сум.
Индексация автомат рәвештә башкарылачак, социаль фондка мөрәҗәгать итү таләп ителмәячәк, – ди РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова.
Нет комментариев