Индексация бетерелми
Гамәлдәге законнар нигезендә пенсия, хезмәт эшчәнлеген август, сентябрь яки гыйнвар айларында туктатуга карамастан, пенсионер эшләгән чорда булган барлык индексацияләрне исәпкә алып, тулы күләмдә түләнәчәк.
(Тәтеш, 12 август, “Тәтеш таңнары”).
– Пенсия тулысынча, эштән киткәннән соң 3 айдан түләнә башлый, ә индексацияне көтү вакыты пенсионерга бер тапкыр бирелә торган түләү (өч ай өчен өстәмә түләү күләме) белән компенсацияләнә, – дип аңлата РПФның Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Ирина Большакова. – Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, пенсия пенсионерның хезмәт эшчәнлеге яңартылган очракта – яңа күләмдә түләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев