Ирле-хатынлы Горюновлар тугры юлдан тайпылмаган
Җәмгыять

Ирле-хатынлы Горюновлар тугры юлдан тайпылмаган

Бүген – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

(Тәтеш, 8 июль, “Тәтеш таңнары”). 8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә, ул гаилә кыйммәтләрен, ир белән хатынның ­бер-берсе алдындагы җаваплылыгы һәм хөрмәт хисләре турында искә төшерә.

Тәтеш шәһәрендә яшәүче, 55 ел бергә гомер кичерүче ирле-хатынлы Горюновлар озын һәм бәхетле гаилә тормышының серләре белән уртаклаштылар. 

– Анатолий Петрович һәм Надежда Степановна, ничек танышуыгыз, кайчан өйләнешергә хәл итүегез турында сөйләгез әле.

– Без танышканда Надеждага 17 яшь иде, ә мин, 23 яшьлек егет, аның минем язмышым икәнлеген  аңладым. Беренче тапкыр озатып кайтуымны, яратуым хакында тәүге тапкыр әйтүемне, беренче тапкыр кулым белән кагылуымны әлегә кадәр хәтерлим. Бу шулкадәр дулкынландыргыч һәм онытылмаслык булды. Без 1967 елның 3 маенда өйләнештек, шуннан соң Уралга киттек.   

– Сезнең китүегез ничек булды, сез кая юл тоттыгыз һәм кече ватаныгызга кайчан кайттыгыз?

– Уралда без озак яшәмәдек, аннары Төньяк Кавказга киттек, анда 7 ел яшәдек. Ставрополь крае безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак, чөнки анда без гаилә буларак ныгыдык, яшь өйләнешүчеләр арасында башлангыч вакытта була торган авырлыкларны, шатлыклы мизгелләрне кичердек, мәсәлән, беренче кызыбыз Натальяның тууын. Җиде елдан соң без Татарстанга кайттык һәм Яр Чаллыда төпләнергә булдык. Безнең фатирыбыз яхшы иде, белгечлегем буенча эшләдем, ләкин шулай килеп чыкты, отпуск вакытында мин Тәтешкә кайттым һәм әлеге зур булмаган, әмма күңелне әсир итәрлек шәһәр мине үзенә җәлеп итте. Надежда белән без нәкъ тә бирегә күченеп кайтырга булдык һәм Тәтештә 45 елдан ­артык яшибез!

– Шул еллар дәвамында сез бер-берегезгә карата ярату хисләрен ничек итеп сак­лап калуыгыз хакындагы серләрегезне безнең белән  дә уртаклашсагыз иде.

– Әлеге 55 ел бер миз­гел­дәй үтеп китте, әй­терсең лә без берничә көн элек кенә танышкан кебек тоела. Бу җәйдә зөбәрҗәт туебызны билгеләп үтүе­безгә хәтта ышанып та булмый. Гомер юлыбызда авырлыклар да, каршылыклар да булды, шулай да без хисләребезнең дөньядагы бар нәрсәдән дә көчлерәк булуына нык­лап ышанып, тугры юлдан тайпылмадык. Хәзерге вакытта без­нең ике кызыбыз, дүрт оныгыбыз һәм ике ­оныкчыгыбыз бар. 

– Аерылышу – хәзерге вакытта еш күренеш булып тора. Гаилә коруда һәм аны сак­лап калуда яшь буынга сез нинди киңәшләр бирә аласыз?

–  Беренче чиратта үзең­нең кем белән һәм ничек гаилә корырга теләвең турында яхшылап уйларга кирәк. Аннары никах үзеңнең яраткан кешең һәм шулай ук булачак ба­лаларың өчен дә үзенә бер төрле җаваплылык хисләре булуын аң­лау зарур. Әлбәттә инде, тү­землек – мөһим шарт булып тора. Авырлыкларның вакытлыча гына, ә мәхәб­бәтнең еллар узган саен һәм кыенлык­лар аркылы фәкать ныгый гына баруын истә тотарга кирәк. 


Нет комментариев