Юлия Тимарина: “Яратып укыйбыз”
2025 елның беренче яртыеллыгына район һәм республика басмаларына язылу дәвам итә.
Юлия Тимарина, Монастырский авылы:
– “Авангард”ка безнең гаилә бик теләп языла һәм һәр җөмләсен дикъкать белән укый. Авылда хәзерге вакытта почта бүлеге эшләмәсә дә, газетаны өйгә китереп бирүче кеше – Наталья Анатольевна Толпекина булуы бик яхшы.
Миңа газетада “Яшьлек еллары искиткеч” рубрикасы ошый, анда элекке фотоларны бастыралар, аларга карата хатирәләр белән уртаклашалар, “Гаилә кыйммәтләре” рубрикасында районыбыздагы гаиләләр турында сөйлиләр.
Гаиләбездә газета һәрчак булды. Әти-әниләребез күп басма матбугат алдырдылар, аларның хәтта почта әрҗәсендә дә сыймавын хәтерлим. Хәзер без шулкадәрле матбугат яздырмыйбыз, әлбәттә, әмма район газетасы – беренче урында. Чөнки ул – район тарихының үзенә бер төрле елъязмасы. Мин газетаны, андагы өземтәләрне саклыйм, аларда безнең авыл һәм анда яшәүче кешеләр, безнең гаилә турындагы язмалар бар. Бездә узган гасырның 80нче елларындагы “Авангард” саннары саклана, анда Монастырский училищесы тарихы турындагы язмалар урын алган, чөнки безнең гаилә, авыл тарихы аның белән бәйле бит. Район газетасы һәр гаиләдә булырга тиеш, дип саныйм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев