Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү җиңел түгел, шулай да “Карлыгач” коллективы әлеге эшне бик яхшы башкара, чөнки лагерь хезмәткәрләренә ярату, кайгырту һәм игътибарлылык сыйфатлары хас.
(Тәтеш, 26 август, “Тәтеш таңнары”). Урюм авылында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле (начар ишетүче) балалар өчен Е. Г. Ласточкина исемендәге Казан мәктәп-интернаты филиалының “Карлыгач” балалар белем бирү-сәламәтләндерү лагере 2017 елдан бирле эшли.
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү җиңел түгел, шулай да “Карлыгач” коллективы әлеге эшне бик яхшы башкара, чөнки лагерь хезмәткәрләренә ярату, кайгырту һәм игътибарлылык сыйфатлары хас.
Җәйге матур көн. Биредә барысы да гадәти лагерьдәге кебек: шатланып көлгән тавышлар ишетелә, кызлар алмагач күләгәсенә җыелып әңгәмә коралар, спорт тренажерлары малайларны үз иткән. “Карлыгач”ның дүртенче сменасының иң кызган чагы, анда 15 бала ял итә.

Дмитрий Пирогов, начальник:
– Безнең лагерь каникул вакытларында эшли. Җәен, кагыйдә буларак, дүрт смена планлаштырабыз, сезон араларында – өчне. Бездәге балалар барлык Татарстаннан килгән 6дан 18 яшькә кадәргеләр, колаклары ишетмәүчеләр һәм начар ишетүчеләр. Алар белән бергә Казаннан педагоглар, сурдотәрҗемәчеләр, логопедлар киләләр. “Карлыгач”та теләсә кайсы лагерьдәге кебек көн тәртибе бар. Иртәнге линейка дәүләт әләмен күтәрүдән башлана. Иртә белән көн буена башкарылачак биремнәр билгеләнә, кичен нәтиҗә ясала. Чәршәмбедә экскурсия көннәре. Без бассейнга, музейларга барабыз, сменаның соңгы көнендә, ябылыр алдыннан, традиция буенча Долгая Полянадагы Молоствовлар утарында булабыз.
Татарстанда быел Цифрлаштыру елы булганлыктан, робот техникасы буенча дәресләр үткәрәбез. “Форпост”, “Батырлык”, балалар сәнгать мәктәбе, өстәмә белем бирү үзәге чаралар үткәргәндә безгә ярдәм итәләр. Сменада 15ләп кеше эшли.
Һәрбер сменаның программасы күренешләргә карап әзерләнә һәм билгеле бер юнәлешкә ия. Төп программа – “Сәламәт яшәү рәвеше планетасы”. Ә көзге һәм язгы вакытларда әле тагын укыту эшчәнлеге дә алып барыла.
Сүз уңаеннан, балаларга кәрәзле телефоннарны, алар әти-әниләре белән элемтәгә чыга алсын өчен, бары тик ял сәгатендә генә бирәбез. Коронавирустан саклану максатларында безнең лагерьдә махсус тикшереп кертү тәртибе саклана, хезмәткәрләр битлекләр киеп эшлиләр, ә чараларда булганда балалар башка төркемнәр белән очрашмаска тиешләр.
Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар кызгануга мохтаҗ түгелләр, теләсә кайсы балага мөһим булган кебек, аларны да яратырга кирәк. Иң кыйммәтлесе, һәр кешенең балачагы бәхетле булырга тиеш. Һәм без, өлкәннәр, моны тәэмин итәргә тиешбез.

Венера Рәхимкуллова, шәфкать туташы:
– Мин Тәтеш үзәк район хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшлим, “Карлыгач”та – ул ачылганнан бирле отпуск вакытларында хезмәт куям. Миңа әлеге вазифа-
ны тәкъдим иткәч, шунда ук ризалаштым. Мин кул хәрәкәте белән аралаша беләм, чөнки минем дә балам биредә ял итүче балалар кебек, шундый ук проблемалар белән. Алар белән эшләве җиңел түгел, чөнки баланың нинди проблемасы барлыгын, аның кайсы җире авыртканлыгын сүзсез дә аңларга кирәк, чөнки хәрәкәт белән сөйләшкәндә һәркем дә аңлатып әйтеп бирә алмый. Шулай да без бер-беребезне аңларга тырышабыз.
Бездәге балаларда еш кына төрдәш чирләр: колаклары начар ишетү генә түгел, шулай ук күзләре начар күрү проблемалары да бар. Шулай да алар – гадәти балалар, башкалардан бернәрсәләре белән дә аерылып тормыйлар, бары тик ишетмәүләре белән генә.

Елена Кильганова, урын-җирләр белән тәэмин итүче мөдир:
– “Карлыгач”та 2018 елдан бирле эшлим. Эш авыр түгел, керләрне юу өчен автомат машина бар. Киптерү җайланмалары куелган. Бездә коллектив бердәм, бер-беребезгә ярдәм итәбез. “Бу минем эш түгел”, – дип әйтмибез.
Балаларның минем хезмәтемнән канәгать булулары сөендерә. Лагерьдән китәр алдыннан еш кына рәхмәтләр язып калдыралар.

Виктория Баринбаум, аш пешерүче, Надежда Малькина, аш-су әзерләү бүлмәсе хезмәткәре:
– Балаларны тәүлегенә биш тапкыр – иртән, төш вакытында, төштән соң, кичен һәм икенче тапкыр тагын кич белән аерым бер төзелгән ризыклар нигезендә тукландырабыз. Алар ризыкны талымламыйлар, көйсезләр түгел. Эшебездә булышырга яраталар: өстәлне әзерләргә тырышалар, туклангач – үзләре артыннан җыештырып калдыралар. Балалар бик әдәплеләр. Смена вакытында без аларга, ә алар безгә күнегә.

Светлана Алякина, Нина Карпова, техник хезмәткәрләр:
– Без лагерьдә чисталык һәм уңайлылык булдырабыз. Биналарны җыештырабыз, урам якта, уен мәйданчыкларында тәртип урнаштырабыз. Көнгә ике тапкыр идәннәрне юып алабыз, ишек тоткаларын даими сөртәбез, бүлмәләргә кварцлау уздырабыз. Балаларның үзләрен өйләрендә кебек хис итүләрен, аларга уңайлы булуын телибез.
Алар бик пөхтәләр, киемнәрен төрле җиргә куймыйлар, үз артларыннан җыештыралар, ә без хәрәкәт белән аралашуны акрынлап өйрәнә башлыйбыз.

Алинә Насретдинова, вожатый:
– Мин гражданнарны яклау көллиятендә коткаручыга укыйм. Беренче тапкыр мине каникул вакытында бер кышкы сменага чакырдылар. Куркыныч түгел, дулкынландыргыч булды. Аннары минем язын киләсем килде, – шуннан соң – җәйге дүрт сменага, чөнки балалар белән дуслашып киттем.
Башта борчылдым, башкарып чыга алмам дип уйладым, чөнки мондый балалар белән эшләү тәҗрибәм юк иде, ләкин алар сөйләшә алучылар иде. Ә җәйге икенче сменада балаларның барысы да, берсеннән тыш, колаклары ишетмәүчеләр иде. Ул безгә ярдәм итте. Без шулкадәр дуслаштык, мин әлегә кадәр тирән тәэсирләр кичерәм.
Иртәләрен балалар белән күнегүләр ясыйм, көн барышында – чаралар, әңгәмәләр, уеннар уздырам. Лагерьгә килгәнчегә кадәр мин МЧС академиясенә эләгергә хыялландым, ә хәзер, бәлкем педагогия минекедер, дип уйлыйм.
“Карлыгач” коллективы белдергәнчә, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләү – хөрмәткә лаек. Аларның үз дөньясы, алар һәр кешене тоялар, шуңа күрә дә ихлас булмауны һәм алдашуны бик тиз арада белеп алырга мөмкиннәр.
Нет комментариев