Корбан бәйрәменә малларны ничек сайларга
Районның ветеринария хезмәте Корбан бәйрәменә мал-туарны Татарстандагын сатып алырга киңәш итә.
– Терлекләрне без республикадагын сатып алырга киңәш итәбез, – дип мөрәҗәгать итте тәтешлеләргә районның ветеринария оешмасы начальнигы Рәмис Гарипов. – Без шулай итеп үз районыбызны инфекцияле чирләр кертүдән саклыйбыз һәм сарыклар үрчетү белән шөгыльләнүче якташларга сизелерлек ярдәм күрсәтәчәкбез. Корбан бәйрәменә әзерләнгән көннәрдә мөгезле вак терлекләр инфекциясен кертүгә юл куймаска кирәк.
Аның әйтүенчә, Россия территориясендә хәзерге вакытта терлекләрнең кайбер инфекцияле чирләре буенча катлаулы эпизоотик хәлләр күзәтелә. Шулай итеп, мөгезле вак терлекләрнең ящуры буенча 31 төбәк (әлеге чиргә каршы вакцина үткәрелүче субъектларны да кертеп) имин булмаучылар рәтендә тора.
Мөгезле вак терлекләр бруцеллезы буенча 32 төбәк имин булмаган дип санала. Моннан тыш, 30 төбәктә сарыкларның һәм кәҗәләрнең чәчәк чире теркәлгән. Мондый субъектлардан терлекләр алып кайту тыела.
Районның баш ветеринария табибы билгеләп үткәнчә, алып кайтылган сарыклар җирлектәге сарыклардан һәрвакытта да яхшырак булып чыкмый. Моңардан тыш, Корбан бәйрәме җитәрәк стандарт булмаган яраксызга чыгарылган терлекләр алып кайту очраклары да булган.
– Алар, нигездә, дини таләпләргә туры килмиләр, – дип басым ясады Рәмис Әхмәт улы. – Мәсәлән, терлеккә бер яшь тә тулмаган, тән җәрәхәтләре бар. Кагыйдә буларак, алар чирлиләр. Рәмис Гарипов шулай ук мондый терлекне нинди сәбәпләр аркасында сатуларына төгәллек кертте, беренчедән – корбанга чалына торган терлекләрне, шәригать кануннары буенча, сатулашу тыела, әдәпсез алыпсатарлар шуңардан файдалана да инде. Һәм, әлбәттә, игелекле гамәл кылганда район халкының сәламәтлеге барыннан да өстен булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев