Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кош гриппы кешегә дә йогарга мөмкин. Сак булыгыз!

Тәтеш районы территориясенә кош гриппы вирусы үтеп керү куркынычы бар.

(Тәтеш, 15 август, “Тәтеш таңнары”).
РФның аерым субъектларында югары тогенлы кош гриппы буенча эпизоо­тик вәзгыять артуы аның алга таба таралуына җитди куркыныч тудыра.
– Кош гриппы – вируслы чир, ул аш кайнату органнарына, кошларның сулышына зыян сала  һәм күпләп үлүгә китерә. Аны йоктырудан алып чир билгеләре барлыкка килгәнчегә ка­дәр  бер көннән алып җиде көнгә кадәр вакыт уза. Йомырка салу кими, кош­ларның аппетитлары бетә, сусаулары арта, борын тишекләреннән лайла агып чыга, сулышлары карлыга. Үләр алдыннан кикрикләре шешә һәм зәңгәрлә­нә, – дип сөйли районның баш ветеринария табибы Рәмис Гарипов. – Авыру һава-тамчы, азык һәм йомырка аша (чебиләргә – тавык аша) күчәргә мөмкин. Вирус  – кошларны карый торган әйберләр, җайланмалар, савытлар, кош түшкәләре, йомырка, каурый, тизәк аша күчәргә мөмкин.
Районыбыз терри­то­рия­сенә мәкерле чир үтеп керүгә юл куймас өчен, рай­онның дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре кош гриппын профилактикалау таләпләрен катгый үтәргә киңәш итә.
моның өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларда түбәндәге чараларны уздырырга 
киңәш ителә:

– кошлар белән бәйлә­неш булганда шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә;
– кошларны чыгарып йөртү урыннарына киек һәм күчмә кошлар килүгә юл куймаска;
–     кошлар чыгып йөри һәм ашый торган урыннарда япмалар һәм коймалар корып куярга;
–     йорт кошларының иммунитет ныклыгын тәэмин итү өчен ризык­ларына минераль-витаминлы өстәмәләр, катнашмалар һәм башка өстәмә азык­лар кушарга;
–     биналарда һәм тыш­кы киртәләрдә чисталык булдырырга, һәр­даим чистарту һәм дезин­фекцияләү ­ясарга;
–     кошлар киртәлә­рен­нән чыккан урында аяк киемнә­рен йогышсыз­ландыру өчен су ваннасы яки де­зин­­фекция­ләү ке­лә­ме ясап куярга;
–     кимерүчеләр белән һәрдаим көрәш алып ­барырга;
–     кош итен яхшылап пешереп һәм кыздырып кулланырга, чи йомырканы кулланудан алырга;
–     балаларга зәгыйфь­ләнгән киек кошны кулга алуны һәм өйгә алып кайтуны тыярга;
–     тиешсез сәүдә урыннарындагы билгесез, шулай ук ветеринария документлары булмаган тере кошларны һәм кош итеннән ясалган азык-төлекләрне кулланмаска;
– үзегезнең йорт һәм киек кошларның һәр­бер үлем очрагы хакын­да ветеринария бер­ләшмәсенә 8 (84373) 2-81-13, 2-87-74, 2-88-31  телефон номерлары буенча хәбәр итеп ­торырга.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев