Коткаручылар, программистлар һәм укытучылар диплом алдылар

Узган атнада район мәдәният йорты каршындагы мәйданда тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды, анда Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТРның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко катнашты.
(Тәтеш, 29 июнь, “Тәтеш таңнары”). Студент чаклар һәм имтиханнар тапшыруның киеренке вакыты артта калды: Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятенең 115 чыгарылышы
дипломлы белгечләр булдылар.
Узган атнада район мәдәният йорты каршындагы мәйданда тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды, анда Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТРның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко катнашты.
Быел 57 техник-коткаручы, 22 янгын сүндерүче, 15 техник-программист, 21 физкультура укытучысы дипломлы белгечләр булдылар һәм олы тормышка юллама алдылар. 38 студент көллиятне бик яхшыга тәмамлады.
– Чыгарылышларга яхшы белем биргәннәре өчен укытучыларга рәхмәт белдерәсем килә. Һәм шулай ук барлык уку еллары эчендә үз балаларына ярдәм иткәннәре өчен ата-аналарга да рәхмәт әйтәсем килә, – диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм студентларга олы тормышта үз юлларын табуларын теләде.
– Коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр армиясе гражданнарны яклау көллияте чыгарылышлары белән тулылана. Сезнең күбегез әлеге авыр, ләкин абруйлы һөнәрне сайлагансыз. Күпләр Россия Кораллы көчләренә хезмәт итәргә китәчәк, ә бер елдан соң без сезне подразделениеләребездә көтәчәкбез, – дип билгеләп үтте ТРның гадәттән тыш хәлләр эшләре һәм гражданнар оборонасы министры урынбасары Николай Суржко.
Курсташларының көчле алкышлары, туганнары, якыннарының дулкынланган карашлары астында курсантлар бер-бер артлы дипломнарын алдылар, һәм аларның һәркайсы “Россиягә хезмәт итәм!” дигән сүзләрне горурлык белән әйтте.
– Сезнең өчен күңелле мизгелләр җитте: сез бүген үз тормышыгызда беренче дипломны алдыгыз, сезнең һәр өченчегез укуны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлады. Бу чын-чынлап тарихи вакыйга. Сез абруйлы һөнәрләргә ия булдыгыз. Без бер гасырлык традицияләрне саклап, сезне әзерләүгә яңалыклар өстәргә тырыштык, – дип мөрәҗәгать итте чыгарылышларга көллият директоры Татьяна Адаева.
Янгын сүндерү машинасының сирена тавышы кичәге студентлар өчен – “соңгы кыңгырау”, ә янгын сүндерү машинасыннан су сиптерү укуны тәмамлаучылар өчен үзенчәлекле “салют” булды.
Гөлназ Наматалиева тантанага Яшел Үзән районы Осиново авылыннан килгән. Аның улы Әмир – көллият чыгарылышы.
– Улым дүрт ел укыды, ике тапкыр “Ворлдскиллс” Чемпионатында катнашты. Ул балачактан ук күңеле белән коткаручы булырга теләде, аның һәрчак ярдәм итү теләге бар иде. Аның һәм барлык чыгарылышлар өчен горурлык хисләре кичерәм. Алар өчен яңа мөмкинлекләр ачыла, – дип уртаклашты ул.
– Бик тиздән Мәскәү өлкәсенә хезмәт итәргә китәм, аннары югары белем алырга ниятлим. Һичшиксез гадәттән тыш хәлләр буенча китәчәкмен, – дип өстәде Әмир.
Тантана көллиятнең актлар залында бәйрәм концерты белән тәмамланды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз