Күп балалы гаиләләргә газета яздырганнар
2022 елның 6нан 16 июненә кадәр ташламалы яздыру ункөнлеге үтәчәк.
(Тәтеш, 10 июнь, “Тәтеш таңнары”).
“Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарына абунә тәмамланырга бик аз вакыт калып бара. Безнең газетаны сезнең һәркайсыгыз туганнарына, дусларына, якыннарына һәм бөтенләй дә таныш булмаган кешеләргә яздыра ала. Тумышлары белән Тәтештән, хәзерге вакытта Яңа Уренгойда яшәүче Волковлар гаиләсе әлеге мөмкинлектән файдаланган. Алар күп балалы өч гаиләгә “Авангард” газетасын рәсмиләштереп, матур бүләк ясаганнар.
2022 елның 6нан 16 июненә кадәр ташламалы яздыру ункөнлеге үтәчәк.
2022 елның II ярты еллыгына “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарын 721 сум 56 тиенгә (төп яздыру – 781 сум 80 тиен) яздырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев