Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Крещение коенулары быел шәһәр буасында узды

Йола буенча, 19 гыйнварда православие динендәге кешеләр дога укып, суда өч тапкыр чумып ала. Госелләнергә дә, коенырга да, битне дә юарга мөмкин булган изге суда юыну үзеңне яңарту һәм чистарыну символы булып тора.

(Тәтеш, 19 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”) Йола буенча, 19 гыйнварда православие динендәге кешеләр дога укып, суда өч тапкыр чумып ала. Госелләнергә дә, коенырга да, битне дә юарга мөмкин булган изге суда юыну үзеңне яңарту һәм чистарыну символы булып тора.

Крещение коенулары быел шәһәр буасында узды, шуңа күрә йоланы башкарырга теләгән тәтешлеләр сулык урынына хәтта җәяүләп тә килә алдылар.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Троицк чиркәве дин әһеле протоиерий Валентин җыелучыларны бәйрәм белән котладылар.

– Хач ману – изге бәйрәмнәрнең берсе. Сәламәтлек һәм иминлек телим. Бу бәйрәм игелекле гамәлләр кылу өчен сезнең һәркайсыгызга көч өстәсен, – диде Рәмис Хатыйп улы. 

– Безнең һәркайсыбыз Аллаһы Тәгаләдән фатиха алсын, мул уңыш сөендерсен, без сәламәт булсын өчен су элек-электән үк бөтен ил буенча изгеләндерелә, гыйбадәтханәләрдә дә, чишмәләрдә дә, сулыкларда да, – дип билгеләп үтте Троицк чиркәве настоятеле протоиерей Валентин сулыкны изгеләндерер алдыннан.
Шәһәрле Николай Торгайкин Хач ману көнендә берничә ел дәвамында инде беренчеләрдән булып суга чумып ала. Тәтешле Нина Малютина да һәрчак йоланы үти. Элегрәк аның ире Алексей да Хач мануда алыштыргысыз катнашучы булган, хәзер инде бары тик хатынын рухи яктан хуплап тора.
– Суга беренче тапкыр 2013 елда чумган идем. Бу адымга аерым әзерләнмәдем, моны ирем белән үзебез өчен эшләргә кирәк дип уйладык. Кичерешләр шактый булды әлбәттә, суга баш белән гадәтләнелмәгәнчә чумдым. Шушы барлык вакыт эчендә нибары бер генә тапкыр, сабыемны тудыргач, коенмадым. Йоладан соң берни белән дә чагыштырып булмаслык хисләр кичерәм. Һәм беркайчан да салкын булмый. Чумар алдыннан, дини җырлар тыңлаган арада, йөрәк ашкынып тибә, – дип уртаклашты Нина Николаевна. 

Буада махсус урын барлык иминлек чараларын күз уңында тотып, вакытында ясап куелды, ә хач ману уздыру урынында МЧС хезмәктәрләре һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре бригадасы кизү торды. Палаткаларның берсе җылылык җайланмасы белән җиһазландырылган иде, суга чумарга теләге булучыларның шуңа күрә дә йоладан соң җылынып алу мөмкинлеге булды. Шәһәрдәге уку йортлары коллективлары җыелучыларны кайнар чәй һәм тәмле камыр риызклары белән сыйладылар.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев