Астрологлар фикеренчә, йомшак, назлы куян бернинди начарлыклар да алып килә алмый. Ел тотрыклы булыр, диелә.
Бу елдан тормышыгызны тулысынча үзгәртерлек вакыйгалар көтмәгез. Нинди генә эшкә тотынсагыз да, чама хисен онытмасагыз яхшырак булыр. 2023 ел яңа белемнәр, сәяхәтләр өчен бик кулай булачак. Куян елы – йорт, фатир мәсьәләләрен хәл итү өчен уңай вакыт.
Киләсе ел гаилә бәхете, җитешлек һәм тынычлык, матур мөнәсәбәтләр алып килер, дип ышандыра. Бу елда туган-тумачалар, гаиләдәгеләр белән тавыш-гауга булмаска тиеш. Һәркем гаиләсенә, сөйгән ярына игътибарлылык күрсәтсә бик яхшы булачак. Ялгызлар парларын табар, бер-берсен сөйгән ярлар гаилә корыр, ә инде өйләнешкән яшь гаиләләр ишәер, дип фаразлыйлар йолдызнамә белгечләре. Гаиләгезгә бәхет килсен өчен, йортыгызга куян сынын алып куярга киңәш итүчеләр дә бар.
Нет комментариев