Күңел биреп эшләсәң – барысы да килеп чыга
Җәмгыять

Күңел биреп эшләсәң – барысы да килеп чыга

“Авангард” газетасының үткән санында бастырылган фотосурәттә Тәтеш совхоз-техникумында эшләгән ике аш-су остасы төшерелгән.

– Бу Тамара Моисеева һәм Надя Киселева, – дип җавап бирде шәһәрле Зөһрә Какунина. 

Шуннан соң безгә Клавдия Хисамова шал­тыратты:

– Фотода минем апам Тамара Моисеева. Ул гомер буе, 38 елдан артык, аш-су остасы булып эшләде. Башта – совхоз-техникум ашханәсендә, ә аннан соң “Миләшкәй” балалар бакчасында эшләде. Калырга үгетләсәләр дә, 2013 елда лаеклы ялга чыкты.

Без фотоның тарихы турында белер өчен Тамара Василь­евнага ­шалтыраттык.

– Фото техникумда төшерелгән. Минем белән бергә Надя Селюкова – Киселева. Селюкова – аның кыз фамилиясе. Мин үзем Кече Фроловодан. Мәктәпне тәмамлагач, без дустым Тоня Архипова белән Казанга аш-су остасы һөнәрен алырга киттек. Норлатта алган белемнәрне һәм осталык­ларны ныгыттык, разряд алдык һәм Тәтешкә кайттык. Мин беренче “Волга” ресторанында, аннары совхоз-техникум ашханәсендә хезмәт куйдым. Монда без Надежда белән бергә эшләдек. Бездә ике пешекче һәм бер кухня хезмәткәре бар иде. Студентлар бик күп булды. Аларга аш, икенче ризык һәм камыр әйберләре пешердек. Көненә меңнән артык пирожки ясадык. Алар әзер булганчы, пирожкилар артыннан чират тезелгән була иде, аларны санау­лы минутлар эчендә алып бетерделәр. Бу пешерүчеләр өчен иң зур мактау. Якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләр дә хуш исне сизеп киләләр иде. Безгә эшебез бик ошады. Надя белән дусларча, күңелле эшләдек, – дип сөйләде Тамара Василь­евна. – 1993 елга кадәр техникумда эшләдем, аннары мине “Миләшкәй”гә чакырдылар. Анда да балаларга пироглар бик ошады, алар шундый тәмле була иде. Хәзер мин пенсиядә, балаларымны һәм оныкларымны камыр ризыклары белән сыйлыйм. Алар һәрвакыт янда, ярдәм итәләр һәм үзләре дә пешерергә яраталар. Тортлар, пицца, пироглар, өчпочмаклар – барысын да пешерәбез.

Без тәҗрибәле аш-су остасына сорау бир­ми­чә кала алмадык: “Ка­мырның сере нәрсәдә соң?”

– Рецепт буенча каралган нормаларны үтәргә кирәк, – дип җавап бирде үз эшенең остасы. – Әлбәттә, тәҗрибә исә еллар аша гына килә. Аннары барысын да өйрәнеп беткәч, кирәкле ризык­ларны күз белән генә саласың. Күңел биреп эшлисең икән инде – шул чагында барысы да тиешенчә килеп чыга.
 


Нет комментариев