Кадет мәктәп-интернатын тәмамлаган 40тан артык чыгарылыш иптәшләре белән бергә Ватаныбызның иминлеген тәэмин итә.
Тәтеш кадет мәктәп-интернаты педагоглары үзләренең чыгарылышлары – махсус хәрби операциядә катнашучылар турында сөйләделәр.
Күңеле һәрчак хәрби эшкә тартылган
Виктор Вериялов, тәрбияче:
– Безнең мәктәпне тәмамлаган Кирилл Ефимов хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнаша. Ул безгә бишенче сыйныфка килде, 2016 елда укуын тәмамлады. Ул “яхшы” һәм “бик яхшы” билгеләренә укыды, кадетлар арасында уздырылган ярышларда актив катнашты. Ул республика, Россия һәм халыкара ярышларда чыгыш ясады. Мәсәлән, 2015 елда без Әрмәнстанга кадет оешмалары арасында уздырылган “Җиңү варислары берлеге” Халыкара ярышларына бардык. Кирилл анда үзенең нәрсәгә сәләтле булуын күрсәтә алды, үз үлчәү авырлыгында гер күтәрү буенча өченче урынга лаек булды.
Аңа һәрчак таянырга мөмкин иде. Әгәр дә аңа берәр эш кушсаң, ул аны һичшиксез эшли иде. Һәрвакыт актив, ярдәм итәргә әзер, инициативалы булды.
Мәктәпкә килгәч, ул инде хәрби эшкә әзер булуы белән аерылып торды. Автоматны сүтеп җыю, турникта күтәрелү буенча ярышларда – һәр җирдә катнашты.
Иптәшләре арасында хөрмәт казанды. Аның хәрби булырга хыяллануы сизелеп торды. Мәктәпне тәмамлагач, ул хыялын тормышка ашырды һәм Санкт-Петербургның Михайлов исемендәге хәрби артиллерия академиясенә укырга керде һәм 2021 елда аны тәмамлады. Хезмәткә юллама буенча Ставрополь краеның Буденновск шәһәренә эләкте. 2022 елның августында ул махсус хәрби операция катнашучысы булды. Бу вакыт эчендә ул Жуков, “Хәрби батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнде, июль аенда ул өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелде, ә менә күптән түгел, 30 сентябрьдә, аңа “Батырлык өчен” медале тапшырдылар. Мин, хезмәттәшләрем кебек үк, тәрбияләнүчебез белән горурланам һәм аңа нык сәламәтлек һәм алга таба да куелган бурычларны яхшы үтәвен телим.
Һөнәрләрен аңлап сайлаганнар
Александр Маркелов, тәрбияче:
– Махсус хәрби операциядә катнашучы чыгарылышлар арасында минем өч тәрбияләнүчем бар. Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә минем ике укучым катнаша. Бу егетләр Ватанны саклау һөнәрен аңлап сайладылар. Мәктәптә укыганда хәрби хезмәт белән кызыксынуларын күрсәттеләр, үзләрен илебезне яклауга әзерләделәр. Тәртипле, башкаручан, җаваплы булдылар, үз вазифаларын намус белән үтәделәр. Әлеге шәхси сыйфатлары аларга хәрби шартларда ярдәм итүенә ышанам. Өчесе дә җиңел атлетика, волейбол белән шөгыльләнделәр. Мәктәп, район, республика, бөтенроссия күләмендәге барлык чараларда катнаштылар. Махсус операцияне башкарганда күрсәткән батырлыклары өчен Руслан – Жуков медале, Дмитрий – Жуков һәм “Хәрби батырлык өчен” медальләре, Данила “Сугышчан батырлык өчен” медале белән бүләкләнде. Руслан кайткач, мәктәпкә килде, балалар белән аралашты. Ул Тәтеш кадет мәктәп-интернатына педагог сыйфатында кайтырга ниятләве турында сөйләде. Без чыгарылышларыбыз белән горурланабыз һәм җиңү белән тизрәк өйгә кайтуларын телибез.
Десантчылар өчен үтәлми торган бурычлар юк
Сергей Костин, тәрбияче:
– Безнең 2018 елгы чыгарылыш укучыбыз Рамил Хисамов хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнаша. Уку вакытында Рамил взвод командиры урынбасары вазифасында булды, аңа сержант исеме бирелде. Сыйныфташлары арасында ул лаеклы абруй казанды. Рамилнең десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләге зур булды, һәм ул чынга ашты, десантчылар өчен үтәлмәслек бурычлар юк, дип әйтә иде. Максатчан егет моның өчен күп көч куйды, Куркачида, шулай ук Татвоенкомат базасында озак әзерлек узганнан соң десант гаскәрләренә хәрби хезмәткә җибәрелде. Ул үзенең хәрби бурычын намус белән үтәде. Демобилизацияләнгәннән соң Рамил заводта эшләде, читтән торып югары белем алды. Һәм аны өлешчә мобилизация кысаларында чакыргач, безнең чыгарылыш үз Ватанының мәнфәгатьләрен якларга китте.
фотоларны Тәтеш кадет мәктәп-интернаты педагоглары тәкъдим иттеләр
Нет комментариев