Мәктәпләрдә янгыннар чыкмасын өчен
Җәмгыять

Мәктәпләрдә янгыннар чыкмасын өчен

Белем бирү учреждениеләрендә янгын куркыныч-сызлыгын тәэмин итүче төп чаралар исемлеге янгынга каршы тәртип Кагыйдәләрендә бар.

(Тәтеш, 2 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Кама Тамагы һәм Тә­теш районнары буенча дәүләт янгын күзәтче­ле­ге белгечләре искә тө­ше­­рәләр: белем бирү учреж­дениеләренең барысы да хәбәр иткеч әйберләр белән җиһазландырылырга тиешләр. Моның өчен объектны махсус телефон элемтәсе, хәбәр иткечләр, эчке тапшырулар челтәре, шалтырату төрендәге сигнал җайланмалары, радиотрансляция белән җи­һазландырырга кирәк. Учреждение җитәкчелеге янгын хәбәр итү системасын эшли торган хәлдә тотарга тиеш. Җайланмалар һәрдаим техник хезмәт күрсәтү узарга һәм һәр­вакытта эшли торган ха­ләттә булырга тиешләр. Мәгариф учреждениесенең администрациясе махсуслаштырылган сервис оешмалары белән үз вакытында килешү төзергә тиешләр. 

– Автоматлаштырылган саклагыч системасына, хәбәр иткечләргә, янгын сүндерү системаларына техник хезмәт күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру барышында сервис ком­панияләре эшләрнең сыйфатын контрольдә тота. Балаларга белем бирү уч­реждениесенең җаваплы вазифаи заты нәтиҗәне күзәтеп тора. Барлык җи­һазлар даими әзерлек тәр­тибендә кулланылырга, сис­темалар автомат рәвештә эшләргә һәм төзек хәлдә булырга тиешләр. Техник әйберләрне туктатып тору тыела, – дип билгеләп үтә эчке хезмәтләр майоры ­Роман Горбунов.

Аның әйтүенчә, янгынга каршы системаларны җыю, урнаштыру, ремонтлау эшләрен башкарганда учреждение админис­трациясе саклана торган объектның иминлеген тәэмин итәргә бурычлы. Җитәкчелеккә яки җаваплы хезмәткәргә тиешле эшләр башкарылуы турында янгын подразделениесен алдан ки­сәтеп куярга кирәк. Балаларга гомуми белем бирү учреждениеләренең барысы да саклагыч, хәбәр иткеч, янгын сүндерүне тәэмин итүче янгын автоматикасы әйберләре белән җиһазландырылырга тиеш. 

– Аларны файдаланган вакытта сигнал приборлары юлында каршылыклар тудырмаска; сафтан чыккан янгын сүндерү системасын гадәти томалагычларга алыштырмаска; янгынга каршы җайланмаларның торба үткәргечләрен монтаж терәкләре, әйберләрне элеп кую өчен җайланма һәм шуңа хас булган башка төрдәге  әйберләрне урнаштыру сыйфатында кулланмаска; җайланмаларны буямаска, аларга бизәкле рә­сем­нәр ясамаска, акламаска, тех­никаның эшләү үзен­чә­лекләрен көчәй­тү өчен файдаланылмый торган башка составлар бе­лән томаламаска; функциональ җиһазлар янында төрле билгеләнештәге матди әй­берләр урнаштырмаска кирәк, сугару сис­темасына кадәр кимендә – 0,9 метр, хәбәр иткечләргә кадәр  0,6 метр булырга тиеш, – дип искә төшерә Роман ­Михайлович.
 


пожар

Нет комментариев