Махсус тәртипне үтәгез
Җәмгыять

Махсус тәртипне үтәгез

Татарстан Республикасы территориясендә 2023 елның 25 декабреннән 2024 елның 8 гыйнварына кадәр янгынга каршы махсус тәртип кертелә.

фото: архив/Авангард

 – Янгынга каршы махсус тәртип гамәлдә булган вакытта автомобиль юлларыннан, ягулык-энергетика комплексыннан, шул исәптән линия юлларыннан тыш, сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары чикләреннән 500 метр ераклыкта урнашкан территорияләрдә; торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары чикләреннән, ке­шеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары, хосусый йортлар чикләреннән 30 метр; күпфатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта I – III класслы куркынычлылыктагы пиротехник эшләнмәләрдән файдалануны тыю кертелә, – ди Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге начальнигы Илсур Камбеев. – Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучылар штрафка тартылачак: гражданнар өчен ул 10 меңнән 20 меңгә кадәр тәшкил итәчәк, вазифаи затлар өчен – 30 меңнән 60 меңгә кадәр, шәхси эшкуарлар өчен – 60 меңнән 80 меңгә кадәр, юридик затлар өчен – 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.    


Нет комментариев