Микрорайон уңайлырак була бара
Безгә “Төньяк” ТИҮ территориясендә яшәүче шәһәрле Петр Кузнецов шалтыратты һәм үз микрорайонында барган матур үзгәрешләр турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.
(Тәтеш, 10 июль, “Тәтеш таңнары”). Безгә “Төньяк” ТИҮ территориясендә яшәүче шәһәрле Петр Кузнецов шалтыратты һәм үз микрорайонында барган матур үзгәрешләр турындагы тәэсирләре белән уртаклашты.
– Бездә һәр ел саен нинди дә булса төзекләндерү эшләре бара, – дип хәбәр итте ул. – Мисалга, күптән түгел икмәк кабул итү предприятиесеннән алып Тәтешкә 200 ел урамына кадәр яңа тротуар түшәделәр, яхшырып китте. Балалар өчен ике уен мәйданчыгы бар. Без оныгым белән әле берсенә, аннары икенчесенә барабыз. Балалар бергәләшеп уйныйлар, аралашалар, Кириллның яңа дуслары барлыкка килде. Балаларының җиһазландырылган мәйданчыкта икәнлеген белгәч, өлкәннәрнең дә күңеле тыныч. Тиздән фитнес-үзәк ачылачак, шулай ук анда да барачакбыз, спорт белән шөгыльләнәчәкбез. Мин пенсионер, миңа күп кирәкми, шулай да тирә-юнь мохитне төзекләндерүне кайгыртучы, шәһәрлеләрнең уңайлылыгы өчен зур тырышлык куючы кешеләр барлыгын аңлау күңелгә шатлык өсти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев