Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наркотиклардан бөерләр дә, бавыр да зыян күрә

Наркотиклар куллану кешенең бавырына һәм бөерләренә тискәре тәэсир итә.

–     Бөерләр организмнан суны һәм суда эрүчән матдәләрне, алар белән бергә агулы кушылмаларны да бүлеп чыгаралар, бавыр инде – организмның төп сөзгече: ул канны чистарта һәм аңардагы агулы матдәләрне бетерә. Наркотиклар куллану бавыр һәм бөерләр эшчәнлегенә начар йогынты ясый, – дип билгеләп үтә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең психиатр-наркологы Наталья Ляченкова. Наркотиклар куллану мускул тукымаларының тиз таркалуына китерә, һәм юкка чыккан аксым кисәкчекләре кан аша бөерләргә эләгә. Үлгән аксым бөерләрнең каналларын тыгылдыра һәм агулы матдәләрнең чыгуына комачаулый. Токсиннар бөерләрнең тукымаларын тарката: ул ялкынсына, чери һәм организмны чистартмый башлый, кеше агуланудан үлә. Наркотик­лар бавырга да тискәре тәэсир итә, аның тукымаларын ялкынсындыра, бавырның эшчәнлеген боза, ул матдәләр алмашының агулы продуктларын чыгарудан туктый. Бу продуктлар баш миен агулый – кеше аңын югалта һәм комага китә. Наркотикларны һәм алкогольне даими кулланганда бавыр күзәнәкләре күмәк рәвештә юкка чыга. Бавыр акрынлап канны чистартудан тулысынча туктый, агулы матдәләр чыкмыйча, туплана баралар һәм үлемгә китерәләр.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев