Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Өлкән яшьтәге кешеләр диспансеризация үтәләр

(Тәтеш, 18 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).

“Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Тәтеш ­районындагы авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүләре ­уздыру өчен Тәтеш үзәк район хастаханәсенә алып килү дәвам итә. 

– Алып килүнең 2022 елга планы – 850 кеше, шуларның 391е диспансеризациягә. 
2022 елның 1 гыйнварыннан  өлкән яшьтәге 752 граждан медицина тикшерүе узды, шулардан 58 кеше якындагы Кече Шәмәк, Олы Шәмәк, Алабирде, Зур Әтрәч, Кече Әтрәч һәм башка торак пунктлардагылар Олы Шәмәк авылында эшләгән мобиль комплекста тикшерелде. Шулай ук Урюм, Олы Тархан, Килдеш, Киртәле, Бидәңге һәм башка торак пунктлардан 94 кеше Бакырчы авылында урнашкан мобиль комплекста тикшерү үтте, – дип хәбәр итә Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Тәтеш районындагы социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Колсанова. – Ел башыннан 65 яшьтән өлкәнрәк 474 граждан диспансеризациягә һәм 124е вакцина ясатырга алып киленде. Персонификацияләнгән исемлек нигезендә, 2022 елның сентябрь аенда өлкән яшьтәге барлыгы 88 кешене диспансеризациягә алып килү планлаштырыла. Бу халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче  “Тәтеш балкышы” үзәге транспорты белән гамәлгә ашырыла.
фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: диспансеризация