Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Олы Тархан мәктәбе укучылары дәресләргә уңайлы автобуста утырып бара

Тәтеш районы башлыгы Олы Тархан авылы җирлеге кешеләре белән очрашканда Олы Тархан урта мәктәбен җылы, якты, уңайлы автобуслар белән тәэмин итәсе килүе турында әйтә иде.

(Тәтеш, 28 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Олы Тархан мәктәбе укучылары дәресләргә кайгыртучан шоферлар иярләгән уңайлы автобуста утырып бара.

Тәтеш районы башлыгы Олы Тархан авылы җирлеге кешеләре белән очрашканда Олы Тархан урта мәктәбен җылы, якты, уңайлы автобуслар белән тәэмин итәсе килүе турында әйтә иде. “Рәмис Хатыйп улы сүзендә торды. Бүгенге көндә автобуслар ерак авылларны да кертеп Тархан ягында йөриләр һәм балаларны мәктәпкә укырга алып баралар”, – дип уртак­лашалар безнең белән авыл кешеләре.

“Шоферлар Александр Авдеев, Илһам Галиев, Әүхәт Әбелханов барлык кагыйдәләрне үтәп, мар­шрутлар буенча йөриләр. Аларга шелтәләр юк. Балалар да аларны хөрмәт итәләр”, – ди мәктәп укучыларын ташуга җа­ваплы, мәктәп директоры урынбасары Ирек Багатиев. Мәктәп транспорты пассажирлары да аның сүзләрен раслыйлар. Чыгарылыш сыйныф укучысы Ранис ­Исхаков та шулай ук автобус шоферларының игелекле, игътибарлы, та­ләпчәнлеген билгеләп үтә. 

Шулай да, мәктәп директоры Расих Шагаевны Олы Тарханның үзеннән балаларга мәктәпкә кадәр 2-3 чакрым килергә һәм кайтырга туры киләчәге борчыган. “Укыган вакытта минем үземә дә 5-6 чак­рым барырга һәм кайтырга туры килде, кайбер сыйныфташларым 10ны да атладылар. Һава торышы начар булганда беренче сыйныф баласын юлда күрү – бик күңелсез. Һәм без бу мәсьәләне хәл иттек”, – дип уртаклашты ­Расих Интал улы. Буш урыннар булуын исәпкә алып, төп мар­шрутны бозмыйча, әле тагын егерме яшь тарханлы да мәктәп автобусы хезмәтен файдалану мөмкинлеген алган. Болар мәктәптән ерак яшәгән ­балалар. 

“Йөрәккә җиңел булып китте. Улым өченче сыйныфта укый, һәр көнне 1,5 чакрым юл үтеп бара һәм кайта иде. Бу теләсә нинди һава торышында шулай. Улыма автобуста йөрү мөмкинлеге булдырганы өчен җитәкчелек­кә рәхмәт”, – ди Әнисә Хәлилова.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев