Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Пенсиягә вакытыннан алда чыгарга була

Газета укучыларыбыз сорауларына РПФның Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Ирина Большакова җавап бирә.

(Тәтеш, 19 сентябрь, “Тәтеш таңнары”).

– Мин инвалид баланың әнисе, аны 8 ел карыйм. Пенсиягә тиешле вакытыннан алда чыгу хокукым бармы? – дип сорый Мария Т. 

Җавап: Балачактан инвалид яки инвалид баланы 8 яшькә кадәр тәрбияләгән ата-ананың берсе: әнисе – 50 яшьтән, әтисе – 55 яшьтән картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгу хокукына ия. Ләкин кайбер шартлар бар. Картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгу хокукын сайлаган ата-ана кирәкле иминият стажына ия булырга тиеш, хатын-кызлар өчен ул кимендә – 15 ел, ирләр өчен кимендә – 20 ел, шулай ук шәхси пенсия коэффициентларының кирәкле исәбе, 2022 елда картлык буенча иминият пенсиясен рәсмиләштергәндә – 23,4 шәхси пенсия коэффициенты булырга тиеш.
Үз балалары белән беррәттән уллыкка һәм кызлыкка алган балалар да игътибарга алына. Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукы турындагы мәсьәләне хәл иткәндә баланың инвалид дип танылган яшьтә булуы, шул исәптән 18 яшьтән соң балачактан инвалид дип танылганлыгы әһәмиятле түгел. Баланың шулай ук инвалид булу вакытының дәвамлылыгы, шулай ук пенсия алу буенча мөрәҗәгать иткән чагында аның инвалид булып торамы икәнлеге мөһим түгел.

– Тиздән миңа 50 яшь тула, җиде балам бар. Мин пенсиягә чыгарга исәп тота аламмы? – дигән сорауны бирә Сария М.

Җавап:  Биш һәм аннан күбрәк бала тудырган, аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән хатын-кызларга картлык буенча иминият пенсиясе иминият стажы кимендә 15 ел булганда 50 яшьтә билгеләнә. 3 һәм 4 баласы булган күп балалы хатын-кызлар да картлык буенча пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына ия. Шулай итеп, өч бала тудырган хатын-кыз 57 яшьтә пенсиягә чыга ала, ә дүрт бала тапкан хатын-кыз – 56 яшьтә. Мондый пенсияне билгеләр өчен шартлар түбәндәгечә: 8 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү һәм ким дигәндә 15 ел иминият стажы булу зарур,. Пенсия сорап мөрәҗәгать итү срогын һәм аны вакытында билгеләү өчен, 3 һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызларны пенсиягә чыгу көненә ике ел кала документларын алдан рәсмиләштерергә чакырабыз.
фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пфр