Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башлыгы Тәтеш районындагы балыкчылык тармагы хез­мәткәрләренә һәм һәвәскәр балыкчыларга мөрәҗәгать итә

10 июль – Балыкчы көне.

(Тәтеш, 10 июль, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районындагы балыкчылык тармагы хез­мәткәрләренә һәм һәвәскәр балыкчыларга мөрәҗәгать итә:

– Әлеге көн – балык тоту һәм эшкәртү тармагы хез­мәткәрләре өчен генә түгел, шулай ук, яраткан шөгыльләре балык тоту булучыларның барысы өчен дә үзенчәлекле бәйрәм булып тора. Районыбызда балыкчылык эшенең кадерен беләләр. Бу хезмәт аерым бер түземлек, үҗәтлек, ихтыяр көче, үз-үзеңне тота һәм кыенлыкларга каршы тора белүне таләп итә. Балыкчыларның барысына да нык сәламәтлек, мул тотым, суда һәм ярда иминлек телим!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев