“Диспансеризация” сүзе бүгенге көндә 18 яшьтән өлкән һәр кеше өчен таныш диярлек.
(Тәтеш, 9 июль, “Тәтеш таңнары”). “Диспансеризация” сүзе бүгенге көндә 18 яшьтән өлкән һәр кеше өчен таныш диярлек. Аның максаты – профилактика һәм инвалид булуга, хәтта кешеләрнең үлеменә китерүгә сәбәпче булган киң таралган хроник, онкологик чирләрне ачыклау.
– Диспансеризацияне бүгенге көндә 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998, 2001, 2004 елларда туган район кешеләренә узарга кирәк. 40 яшьтән өлкән гражданнарга диспансеризацияне ел саен үтү зарур. Әгәр тикшерү нәтиҗәләре буенча кешедә хроник чир ачыкланса һәм аңа табиб билгеләнеше буенча даими тикшерелеп тору кирәк булса, ул чакта аны диспансер күзәтүенә урнаштырачаклар. Мондый пациентлар медицина тикшерүен елга берничә тапкыр узачаклар. Өстәвенә, әгәр алар тикшеренү турында онытсалар, бу хакта медицина учреждениеләре хезмәткәрләре, шулай ук мәҗбүри медицина иминияте полисы бирүче иминият компанияләре вәкилләре аларның исләренә төшерәчәкләр, – дип билгеләп үтә Тәтеш үзәк район хастаханәсенең баш табибы Илья Савельев.
Исегезгә төшерик, диспансеризация үтү өчен Тәтеш үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, үзең белән ММИ полисы булу зарур.
Нет комментариев